Беренче күрешүдә Гүзәл Уразовага Илдар Хәкимов нинди бүләкләр алып килгән?

-- Лейла

Татарстанның халык артисты Гүзәл Уразова яшьлек хатирәләрен барлавын дәвам итә.

– Илдар: «Син кайсы номерда, мин хәзер киләм», дип смс язган. Ул вакытта безнең  телефон бар иде инде. Әмма анда, хәзерге кебек, ватс-ап та, телеграм, ВК да юк иде. Телефоннан бары тик шалтыратып, яки смс язып кына була иде. Ул вакытларда смс ниндидер текә хат кебек бит!

Хәзер Илдар килеп керде, кулына чәчәк, тартма белән кәнфит тоткан. Гөлнара шул вакыт: «Ой, я же совсем забыла, я скоро приду», дип чыгып китте. Белмим, нәрсә забыла икән ул төнге уникедә!

Гөлнара чыгып киткәч, Илдар мине кочаклап алды. Шул вакыт йолдызлар баш очымда әйләнгән кебек булды… Мин чәчәкләрне суга куйдым, Илдарга алып килгән күчтәнәчләре белән чәй эчәргә тәкъдим иттем.

Сөйләшеп чәй эчәбез шулай. Илдар миннән киләчәккә планнарымны сорый. Шунда беренче тапкыр йөргән егетең бармы, дип сорады. Мин дә аңа шул ук сорауны бирдем. Илдар шул вакытта: «Минем аралашкан таныш кызларым булды һәм бар, ләкин өйләнергә вәгъдә биргәнем юк», –  диде. Минем кулны тотып тагын нәрсәдер әйтә башлаган иде, Гөлнара килеп керде… Шулай итеп сөйләшеп бетереп булмады! – дип яза җырчы.

Бәйле