«Беркайчан да балабыз булмаячак… Икенче хатын алсаң, мин каршы түгел»

Поликлиникада гадәти эш көне иде. Гөлзәйнәп белән Азат яше яңа тулган улларын балалар табибына күрсәтергә килделәр. Шөкер, уллары сау-сәламәт аларның, инде тәпи йөри башлады.

Икесе дә Йосыфны – көтеп алган улларын сөеп туймыйлар. Малай үзе дә бик сөйкемле, гел үзенә генә каратып тора торган терчә һәм назлы, иркәләгәнне-сөйгәнне бик ярата. Хәер, балаларның кайсы үзенә игътибар итүләрен теләми дә, кайсы сөйдерми инде аларның. Табиб та баланы бик мактады, үсеше яшенә туры килә, диде. Килмичә соң, бала ут борчасы кебек, бертуктамый тегендә-монда чаба, адымнары көннән-көн ныгый. Күрми калсаң, әллә кайларга кереп китә. Әти белән әни, сөенечләрен тышка чыгарып, йөзләрен балкытып, улларын киендерделәр дә машинага юнәлделәр. Машина кую урыны янында Азат яшь бер иргә игътибар итте. Йөзе борчулы бу кешене поликлиника коридорында күргән иде инде ул. Хатынын гинекологка алып килүен дә шәйләп калган иде. Аларның мөселманнар булуы да күзгә ташланды: хатыны –  хиҗаптан, ире сакаллы.

Гөлзәйнәп Йосыф белән машинага урнашкан арада, Азат кардәшенә сәлам биреп, хәлен белешеп аласы итте. Яшь кенә ир хатыны чыгуын көтә икән. Гаилә корганнарына өч ел була, тик балалары юк. Инде соңгы тикшеренүне үтеп, табибның нәтиҗә ясавын – соңгы карарын көтәләр. Ирләр сөйләшеп торганда, поликлиника ишеге ачылып, аннан күзләре яшь белән тулган хатын килеп чыкты. Авыр адымнар белән иренә килде дә күкрәгенә капланып елый башлады. «Беркайчан да балаң булмаячак, диделәр…» Хатын тыела алмыйча үкси иде.

«Беркайчан да балагыз булмаячак…» Бу сүзләрне Азат белән Гөлзәйнәп табибтан дүрт ел элек ишеткәннәр иде. Әле дә хәтерендә Азатның: Гөлзәйнәпнең күзләре әлеге хатынныкы кебек үк яшьле иде. «Балаларың булсын өчен, икенче хатын алсаң, мин каршы түгел», – дигән иде ул Азатка. «Юкны сөйләмә, табиблар әйтер ул, ләкин баланы Аллаһ бирә, Аллаһтан өметне өзмибез». Ир хатынына ул чакта шулай җавап бирде. Баланы икесе дә телиләр иде. Табибка йөрүдән туктадылар, берни дә булмагандай яши башладылар. Азат кына, төннәрен уянганда, Гөлзәйнәпнең тәхәҗҗүд намазында Аллаһка сәҗдәгә китүен еш күрә башлады. Хатынга ияреп үзе дә сәхәр вакытларында намазга торырга, Аллаһтан үзләренә хәерле бала бирүен сорарга гадәтләнде. Өч елдан артык төнге намазлы гомер үткәч, көннәрнең берсендә Гөлзәйнәп, серле елмаеп, иренең кулын корсагына куйды. Эчтә, үзенең дөньяга киләчәген хәбәр итеп, яралгы тибә иде. Ир шатлыгыннан шөкер сәҗдәсе ясады шунда. Инде Гөлзәйнәпнең карынында яңа нарасый тибеп ята. Балалары күп булуын телиләр алар. Аллаһтан ялварып сорап алган беренче уллары әнә, шөкер, әйбәт кенә үсеп ята.

– Карагыз әле, – диде Азат хәсрәтле парга, – моннан ике ел элек без дә табибларның нәкъ шундый карарын ишеттек. Әнә, күрәсезме, улым белән хатыным машинада. Икенчесен алып кайтырга җыенабыз инде… Һәм үзләренең гаилә тарихын яшь гаиләгә кыска гына итеп сөйләп бирде. Әле генә хәсрәтле йөзеннән яшь агызучы хатын елмаеп куйды шунда. Күзләрендә өмет чаткысы кабынды.

Бу очрашудан соң алты ел узасын, поликлиника ишеге янында хәсрәтләнеп торган бу парның беренче балалары туу уңаеннан Гөлзәйнәп белән Азатны гакыйка корбаны ашына чакырасыларын, үзләренең ул ашка дүрт улларын ияртеп барасыларын Азат әле белми иде.

чыганак: https://vatantat.ru/2022/05/81201/

Бәйле