Украинада Казан танк училищесын тәмамлаган тагын 4 офицер һәлак булган

-- Лейла

Украинада хәрби махсус операция барышында Казан югары танк училищесын тәмамлаган тагын дүрт кешенең һәлак булуы билгеле булды. Яшьләр төрле төбәкләрдә туган, ләкин Казанда хәрби һөнәр үзләштергәннәр, дип яза “Казанский репортер”.  

Орск шәһәреннән өлкән лейтенант Никита Фуртов танк училищесын тәмамлаганнан соң контракт буенча хезмәт иткән. Офицерның үлем сәбәпләре турында хәбәр ителми, бары тик аны 2 апрельдә туган шәһәрендә җирләгәннәре генә билгеле. Танкта хезмәт иткән хәрбине үлгәннән соң батырлык ордены белән бүләкләгәннәр. Никита Фуртовка 26 яшь булган.

Кизнер удмурт бистәсеннән булган Руслан Әхмәтшинга 25 яшь булган. Ул шулай ук Казан танк училищесын тәмамлый. Өлкән лейтенантны 1 майда Кизнерда җирләгәннәр, саубуллашу тантанасына йөзләгән кеше килгән. Руслан Әхмәтшин үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнгән.

Оренбург өлкәсенең Соль-Илецкий районы Первомайск авылыннан Марсель Таутанов Казанда укыган вакытта бик актив булган. Ул спорт белән шөгыльләнгән, шуның өчен Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановтан мактау грамотасы да алган булган. Казан танк училищесын тәмамлагач, танк взводы командиры булып хезмәт иткән һәм Мәскәүдә Җиңү парадында да катнашкан булган. orenday.ru басмасы хәбәрләренә караганда, танкчы Украинада барган махсус операциядә 24 февральдән катнашкан. Марсель Таутановның 19 мартта Изюм шәһәре янында гомере өзелгән. Аңа нибары 26 яшь булган.

2020 елда гына Казан танк училищесын тәмамлаган Дамир Шәймәрдановның үлеме турында 6 майда билгеле булган. Офицерга 23 яшь…

Бәйле