“Без сакламасак, кем саклар?” Азнакай халкы Украинада һәлак булган якташларын соңгы юлга озатты

-- Лейла

Азнакай районы Тымытык җирлегендә Руслан Рөстәм улы Сәйфуллинны соңгы юлга озаттылар. Матәм чарасында Украинада һәлак булган хәрбинең якыннары, аның батырлыгы алдында баш июче якташлары, авылдашлары, район җитәкчелеге катнашты.

«Без сакламасак, кем саклар?» Руслан Сәйфуллин Донецк һәм Луганск республикаларындагы тугандаш халыкларның азатлыгы өчен барган махсус операциягә катнашу теләген белдереп, хәрби комиссариатка әнә шул сүзләр белән килә. Әйе, илгә, республикага, районыбызга бик күп танылган шәхесләр, хөрмәтле кешеләр биргән Күктәкә авылында патриотизм рухында, югары әхлакый тәрбиядә кечкенәдән чын ир-егетләр эшләрен башкарып үскән егет башкача булдыра да алмый. 2004-2006 елларда хәрби хезмәт үте, отделение командиры дәрәҗәсендә тәҗрибә алган Руслан контракт белән хезмәткә гаиләсе белән яшәгән Казан шәһәреннән китә.

Махсус операция бәрелешләренең берсендә ул батырларча һәлак була.

— Ватанга хезмәт итүне сайлаган Татарстанның лачын ир-егетләре — офицерлар, солдатлар бүгенге көндә барган хәрби операциядә катнашып илебезнең якты киләчәге хакына үз бурычларын батырларча үтиләр. Азнакайның каһарман улы — сержант Руслан Сәйфуллин аларның берсе. Аның кыска гына гомере Ватанга хезмәт итүнең олы үрнәге булып, якташыбызның якты истәлеге күңелләрдә мәңге сакланыр. Русланның әти-әнисе Рөстәм Абдулла улына, Таһира Тимерҗан кызына шундый лачын ул үстергәннәре өчен барлык азнакайлылар исеменнән рәхмәт сүзләрен һәм олы кайгыгызны уртаклашу хисләрен җиткерәм. Аны югалту — барчабызның да уртак югалтуы… – дип сөйләде Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллин.

Район хәрби комиссары Рәдиф Камалеев илнең Саклану министрлыгы исеменнән Русланның якыннарының кайгысын уртаклашты һәм аның «Батырлык өчен» ордены белән бүләкләнүен игълан итте.

Матәмдә чыгыш ясаган һәркем Русланның чын ир-егет, үрнәк гаилә башлыгы, изге җанлы ул, игелекле туган булуын сөйләде.

Руслан Рөстәм улын Күктәкә авылы зиаратында җирлиләр.

Чыганак: http://aznakaevo-rt.ru/news/%D2%97%D3%99mgyiyat/tymytyk-m-kktk-il-iminlegen-saklagan-uly-beln-khushlashty

Бәйле