Гордон тагын 20 яшьлек кызга өйләнгән

58 яшьлек журналист инде бишенче тапкыр гаилә кора.

2020 елның җәендә Александр Гордон 4нче хатыны Нозанин Абдулвасиева белән аерылышты, ул «Мужское/Женское» тамашасын алып баручыдан 30 яшькә кечерәк була.

Хәзер 58 яшьлек Гордон тагын да яшьрәк хатын тапкан, дип хәбәр итә «Стархит». Аның хатыны — музыка-педагогика институты студенты, 20 яшьлек арфист София Каландадзе. 2018 елда Гордон булачак хатыны белән бергә Алабугада уздырыла торган музыкаль фестивальдә чыгыш ясаган, аны Софиянең абзыйсы, атаклы пианист Борис Березовский үткәрә (адаш-олигарх белән бутамаска).

Берничә ай элек пар ЗАГСта мөнәсәбәтләрен теркәгән, ә күптән түгел Суздальда Спас-Евфимий монастыренда никахлары узган.

Искәртеп узабыз, алдагы никахларыннан телевидениедә тапшырулар алып баручының дүрт баласы бар: ике ул һәм ике кыз.

Узган көз Гордон интервьюларның берсендә үзен «төксе алкоголик» дип атады һәм телевидениедә аның яшендә шулкадәр күп эшләве авыр булуына зарланды.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/donja/2022-05-17/gordon-tagyn-20-yashlek-kyzga-yl-ng-n-2806269

Бәйле