Ренат Ибраһимов турында иҗатташлары: «120 яшькә кадәр яшәргә хыялланды»

Аны яратмаган кеше юктыр. Гади, зыялы, тормышка үлеп гашыйк. Россиянең халык артисты Ренат Ибраһимовны якыннан белгән кешеләр җырчыны шулай дип искә ала. 75 яшьлек юбилеен гөрләтеп уздырырга ниятләп йөргән кешенең үлеме кемне генә тетрәндермәде икән?!

Ренат Ибраһимов 19 майда Мәскәүнең «Градский Холл» театрындагы концертта чыгыш ясарга тиеш була. Шушы чарага кадәр берничә көн алдан – 14 майда репетициядә катнаша. Соңгы репетициясенең видеосын концертның продюсеры социаль челтәрләренә дә куйган. Анда легендар җырчы Муса Җәлилнең «Юллар» шигыренә композитор Радмир Шәйхетдинов иҗат иткән җырны кабатлаган.

«Һәр нәрсәдән яхшылык эзләде…»

Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев Ренат Ибраһимов белән түге тапкыр төгәл 50 ел элек күрешкән була.

– Кемнең, кемнең, әмма Ренат Ибраһимовның бу дөньядан китүен күз алдына китерә алмый идем. Аның энергиясе, куәте ташып торды. Күпме хыяллары, омтылышлары, проектлары чынга ашмый калды…

Мин аны бик күптәннән беләм. Тәүге тапкыр моннан 50 ел элек, 1972 елның маенда очраштык. Безне ул вакытта яшь композитор Рәшит Абдуллин таныштырды. «Бер көй язган идем, шул көйгә сүзләр кирәк. Мин аны Ренат Ибраһимовны күздә тотып яздым, ризалашсаң, өчәү бергә очрашып та алырбыз», – дип тәкъдим итте. Җырның сүзләрен язгач, очрашырга сүз куештык. Ул чакта Ренат Декабристлар урамында яши иде, беренче очрашуыбыз да шунда булды. Һәм шулай итеп «Төсле җыр» язылды. Соңгы көннәренә кадәр җырлады ул аны. Рәшит исән чакта бергәләп санаган идек – аның репертуарында без язган 17 җыр булган икән.

Шул чакта ук аның бер сыйфаты күңелемә кереп калган. Ренат җырны башкарып кына калмыйча, аны иҗат итүдә бик актив катнашты. Без гел бергә эшләдек. «Моны болай итсәк, ничек булыр икән», – дип, җырларыбызга үз төзәтмәләрен, үз өлешен кертте ул.

Мин электән Ренатның үземдә булмаган күркәм сыйфатларын хөрмәт иттем. Без яшьләр булсак та, ул олпатлыгы белән аерылып торды. Ул бит инде – хәрбиләр гаиләсендә Татарстаннан еракта туып, татар мохитеннән читтә үскән бала. Дөньяны күп күргән егет. Ул чорда без бик күп нәрсәгә тәнкыйть күзлеге аша карарга тырыша идек. Ренат та бөтен нәрсә белән дә килешмәде, үзенә ошамаганны ипләп кенә, берәүне дә рәнҗетмичә әйтә белде. Без вакыйгаларның, кешеләрнең җитешмәгән якларын эзләсәк, ул матуррак, камилрәк якларын күрә белде, һәр нәрсәдән яхшылык эзләде. Бездә бит кеше кадере бик югары дәрәҗәдә түгел, ә аның өчен ул гаять кыйммәткә ия иде. Ул һәр кешегә олы затка караган кебек карады, ә күңеленә хуш килмәгән кешеләр белән аралашмады. Безне бу яктан бик күп нәрсәгә өйрәтте Ренат.

Ул дин юлында үзен бик озак эзләде. Исламга да 40 яшьтән соң гына кайтты. Биш вакыт намазын укыды. Динне бик тирән өйрәнде. «Мин исламга кайтмыйча булдыра да алмый идем. Беренчедән, җан да, кан да тартты. Икенчедән, әтием дә Ислам исемле бит минем», – дигәнен хәтерлим, – дип искә алды Разил абый.

Алар әле берничә атна элек кенә матур планнар корган була: Ренат Ибраһимовның барлык әниләргә багышланган җыр иҗат  итү теләген чынга ашырырга ниятлиләр. «Сүзләрен язарга вәгъдә бирдем. Җыр да өлгермәде, Ренат та китеп барды…»

«Тавышы ничек ягымлы, холкы да шундый булды»

Ренат Ибраһимовның дусты, курсташы, Россиянең халык артисты Зилә Сөнгатуллинаның зур үкенече калган:

– Татар халкының данлыклы җырчысын соңгы юлга озатырга Татарстаннан делегация бармады. Президентыбызның сүзләрен ишеттек, әмма, кызганыч, Мәдәният министрлыгы Мәскәүгә сәфәрне оештыра алмады. Бик зур үкенеч бу… Ул бит гади җырчы гына түгел, чын җырчы иде! – дип сөйләде ул безгә. – Ренат үзе белән күңелемнең яртысын алып китте. Без аның белән бик яхшы дуслар булдык, гомер буе аралашып яшәдек. Бергә укыдык, бергә эшләдек. Мәскәүгә киткәч тә, араларыбыз өзелмәде.

Ул үзен кабатланмас тавышлы, искиткеч тембрлы җырчы, оста актер, шәп рәссам буларак та күрсәтте. Казанда опера театрында эшләгәндә, без аның белән «Любовный напиток», «Евгений Онегин» операларында төп рольләрне башкардык. Тавыш дисеңме, буй-кыяфәтме, сәхнәдә үзен тотышы – бар яктан килгән артист иде ул. Соңгы көннәренә кадәр шушы биеклеген саклый килде.

Яшьли өйләнде Ренат. Ике гаиләсе, кызганыч, таркалды. Үз бәхетен соңыннан барыбер тапты ул. Өченче хатыны Светлана белән дүрт бала үстерәләр иде, әтисез калды балакайлар. Шуларны уйлыйм да йөрәгем әрни.

Аныкы кебек тавыш Татарстанда гына түгел, Россиядә дә юк иде. Мин аны күренекле җырчылар Мөслим Магомаев, Георг Отс, Павел Лисициан белән генә чагыштырырга мөмкин, дип уйлыйм. Ренатның тавышы ничек ягымлы, холкы да шундый булды. Кем генә булмасын, һәр кеше белән тиешле дәрәҗәдә аралаша белде, ихлас һәм ачык иде. Беләсездер инде, соңгы елларда дин юлына  басты, безнең алда дәрәҗәсе тагын да артты.

Бик бәхетле яшәде Ренат. Балаларын башлы-күзле итеп, аларны аякка бастырырга хыяллангандыр, җаныем. «120гә кадәр яшим әле мин», – дип әйтергә ярата иде. Һәм яшәр иде дә ул! Соңгы елларда да физик яктан үзен бик карады, вокаль яктан да яхшы формада иде. 20 ноябрьдә юбилей концерты булырга тиеш иде аның. Дәртләнеп, шуңа әзерләнеп йөрде. 10 минут эчендә киткән бит ул…

«Гаять гади кеше иде…»

Бөтен кешене исеме белән белеп, һәркем белән исәнләшеп йөрде. Хезмәттәшебез Габделбәр Ризванов кайчандыр күршесе булган Ренат Ибраһимовны шулай искә ала.

–  Минем Ленинградта политмәктәптә укыган чагым.  Ренат Ибраһимов шунда 10 көнлек концертлар белән килде. Без моны белеп алдык та, тулай торакка кунакка чакырдык. Ул соңгы концертыннан соң килергә вәгъдә бирде һәм безне дә тамаша кылырга чакырды. Кичәдән соң тулай торакка кайтып, җырчыны кунак иттек. Өстәл янында озак утырмады, балконга чыкты да: «Ай, былбылым, вай, былбылым»”, – дип җырлап җибәрде. Шул арада вахтер апа менеп җитте дә: «Вы что делаете? Прекратите! Руководству доложим!» – дип куркытырга тотынды. Без дустым Хәлим Гайнуллин белән, куарлар инде, дип уйлаштык.

Икенче көнне иртәнге тугызынчы яртыда ректор янына керергә куштылар. Хәлим инде шунда иде. Ректор: «Ну, рассказывайте, что случилось?» – диде. Берничә тапкыр сорады, тавышын да күтәреп карады. Шуннан Хәлим торды да; «Борис Григорьевич, это же Ренат Ибрагимов был», – диде. Ректорыбызның күзләре шар булды. Баксаң, алар татар милләтеннән булган хатыны белән Ренатның концертын тамаша кылып, аңа сокланып кайткан булганнар. Шулай итеп, Ренат безне куылудан саклап калды. Борис Григорьевич әле соңыннан да; «Как дела, мои татары?» – дип, безнең белән күрешеп йөрде.

Ренат 80 нче елларда «Кәҗә бистәсе»ндә безнең күрше йортта тора иде. Аралашып яшәдек. Әтисе минем якташ булгач, Кукмарага да кайтып килдек. Гомумән, гаять гади кеше иде ул. Бөтен кешене исеме белән белеп, һәркем белән исәнләшеп йөрде. Барыбыз белән дә яхшы мөгаләмәдә булды. Татарстаннан читтә үссә дә, татарча бик матур сөйләшә иде ул. Безнең белән аралашып, телен тагын да шомартырга тырышты. «Сезнең белән кызык булганга түгел, туган телемне яхшылап өйрәнәсем килгәнгә аралашам», – дип тә әйткәне истә.

чыганак: https://vatantat.ru/2022/05/82098/

Бәйле