Роза апа Ногманова: Кычкырып елыйсы килгән вакытлар да була, әмма түзәм

Теләчедә яшәүче Роза апа Ногманова белән бер дә уйламаганда таныштык. Шушы көннәрдә интернетта ниндидер җанвар 80гә якын чебине буып ташлаган, дигән хәбәр таралды. Әрәм булган кошларның хуҗасын эзләп таптык. Сөйләшә башлагач, Роза апаның күңел капчыгы тишелде…

Моннан 10 ел элек газиз баласын, ике ел элек ирен югалта ул. Шуңа да тормыштагы күңелсезлекләрне җиңелрәк кабул итәргә өйрәнгән.

– Чебиләремне югалткач, икенче көнне үк яңаларны алдым. Малны кире алып була аны… Киткән кешеләрне генә кайтару мөмкин түгел. Башка хәсрәт килмәсен, балаларым, оныкларым исән булсын, – ди ул, күңел яраларын кузгатып. – Ирем белән матур яшәдек. Гаилә корганда миңа – 20, иремә 21 генә яшь иде. Югары уку йортын тәмамлап кайткач, аны төрле җирләрдә эшләттеләр. Ул кайда, без шунда идек. Шулай 10 ел йөрдек тә, Теләчегә кайтып төпләндек. Өч улыбыз туды. Тик берсенең гомере кыска булды. Күңелнең төрле чагы бар. Кычкырып елыйсы килгән вакытлар да була, әмма түзәм. Мин елаудан ни файда соң?

Роза апаның олы улы Артур, Казанда укып кайтып, Арчада эшли башлый. Бервакыт Балык Бистәсе районына барырга туры килә аңа. Чалт аяз, кояшлы матур көн була. Артур юлда фаҗигагә юлыга, урында ук һәлак була. Ул чакта аңа – 32, хатыны Әлфиягә 27 яшь була.

– Беренче малайларына – 3 яшь, икенчесенә 3 кенә ай иде. Әлфия киленемә шалтыратып, улымның үлгәнен әйткәннәр. Кода-кодагыйлар миңа җиткерде. Сентябрьнең 21е иде. Ул чакларны искә алсам, күңелем тула. Никадәр уйламаска тырышсам да, газиз балам йөрәгем түрендә яши. Бик юксынам үзен. Әле ярый, киленем белән оныклар яшәр көч бирә. Алар белән аралашып, тату-матур яшибез. Сабыйлар әкренләп үсә. Әлфиям дә башка кияүгә чыкмады. Кода-кодагыйларга да рәхмәт. Әтиләре булмаса да, сабыйларга ятимлекне оныттырырга тырышабыз, – ди Роза апа.

Роза апаның икенче улы Айдар, өйләнеп, Теләчедә яши. Хатыны белән ике кыз үстерәләр икән. Кечесе Булат хатыны белән төп йортта яшәгән, йорт салып башка чыгуларына өч кенә атна икән әле. Алар өч бала сөя.

–  Ирем Марат исән булса, бер дә кыен булмас иде. Коронавирус алып китте аны. 60 яшен тутырган гына иде, – ди Роза апа. – 2020 елның 12 сентябре иде. Башта салкын гына тигәндер дидек. Гадәттәгечә йөткерде, тән температурасы күтәрелде. Узар дигән идек. Мин үзем дә авырдым. Өйгә килеп дәваладылар. Ә менә Марат абыеңны коткара алмадык. Хәле начарланды. Башта коронавирус диделәр, аннары инсульт булды. Бик тә терелеп кайтыр дип көткән идем… Балаларым үзләре белән бергә торырга да чакырган иде. Төп йортымны ташлап китәсе килми. Күпме гомер үткән, шушы йортта балаларым үскән… Шөкер, улларым ташламый. Бер көн дә ялгыз торганым юк. Алар миңа, мин аларга йөрим. Киленнәрем кызларым булды, «әни» дип өзелеп торалар. Ә олы кешегә ни кирәк соң? Улларымның тормышына сөенеп, оныкларга шатланып, бар хәсрәтне эчкә йотам. Әнә чебиләр алып җибәрдем. Юкка күңелне төшермим әле. Тормышым бик матур. Балаларга терәк һәм кирәк булып яшәргә дә яшәргә әле.

Язманы әзерләп бетергән вакытка килене Айсинәдән әнисе турында җылы сүзләр килеп иреште: «Безнең әни кебек сабыр кеше юк инде ул. Аллаһы Тәгалә ничек кенә сынаса да, түзә. Төп йортта җиде ел бергә яшәдек. Әнинең җылысын тойдым, кадерле булдым. Без аңа сәламәтлек, гомер сорыйбыз, ул безгә бик кирәк».

чыганак: https://vatantat.ru/2022/05/83183/

Бәйле