Гүзәл белән Илдар ятимнәргә әти-әни эзли

Балаларның әле яшәгән җире яхшы булса да, ата-ана назы җитми.

Популяр артистлар Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов Уфада Шаһит Ходайбирдин исемендәге гаилә тәрбиясенә ярдәм итү үзәгенә апалы-сеңелле Саламатовалар белән очрашу өчен килгән.

Йолдызлар ятимнәргә «Безнең йортның яме» проекты ярдәмендә чыккан, аны Башкортстан Башлыгының хатыны Каринэ Хәбирова җитәкли.

Артистлар балалар йортында тәрбияләнүчеләргә бүләкләр тапшырган, аларның шәхси тарихы белән танышкан, кызлар яши торган шартларны караган.

14 һәм 12 яшьлек Анастасия белән Галина бер бүлмәдә яшиләр, аны үзләре теләгәнчә матур итеп җыештырып куйганнар. Өйләрен алар үз куллары белән бизәгән. Настя белән Галя — социаль ятимнәр, аларның гаиләсе бар, тик андыйлар турында «имин булмаган» диләр. Шуңа күрә үзәктә аларга яхшырак.

Үсмерләр кунакларга башкорт биюен биеп күрсәткән.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/gail-uchagy/2022-05-29/g-z-l-bel-n-ildar-yatimn-rg-ti-ni-ezli-2821286

Бәйле