Балалары өчен әти генә түгел, әни дә булырга туры килгән аңа. Хатыны вакытсыз бакыйлыкка күчкәч, өч кызын ялгызы тәрбияләп үстергән. Балтач районының Карык-Сөрмә авылыннан Алексей Васильев турында әйтүем. Удмурт авылында яшәсә дә, аның белән рәхәтләнеп татарча аралаштык. Әңгәмәдәшемнең күңел көрлегенә, көчле рухлы булуына сокландым. Югыйсә язмыш аз сынамаган аны.
Алексей кечкенәдән әнисе белән әбисенең, сеңлесенең төп таянычы булып үсә. Гаиләдә карап торган бердәнбер ир-ат була ул.
— Армиягә киттем. Ерак Көнчыгышта әйбәт кенә хезмәт иткәндә, авылдан “әниең вафат” дигән хәбәр килде. Әнине югалтканга бер көенсәм, авырып, урын өстендә яткан олы яшьтәге әбиемне, башлангыч сыйныфта укучы сеңлемне кем карар дип борчылдым. Шуңа да авылга кайттым, — ди Алексей ага.
Тормышлары акрынлап җайлана. Сеңлесе мәктәпне тәмамлый, әбиләрен кадерләп соңгы юлга озаталар. Алексей күрше авыл кызына гашыйк була. Очрашып йөргәннән соң, яшьләр кавыша. Васильевлар гаиләсенә күпләр соклана. Икесе дә тырыш, уңган, кулларыннан килмәгән эш юк. Бер-бер артлы өч кызлары туа.
— Хатыным фермада эшләде. Яшь чагыннан ук биергә ярата иде. Районга смотр концерты күрсәтергә дип киттеләр. Мин өйдә балалар белән калдым. Иртәрәк яттык. Әллә нинди начар төшләр күреп саташтым. Куркуымнан караваттан сикереп үк тордым. Күңел сизенгән, күрәсең. Шул вакытларда сәхнәдә биеп кергән хатынымның хәле начарланган булган. Тик “Ашыгыч ярдәм” машинасы килеп җиткәнче, ул җан биргән. 34 яшендә генә иде. Авырыйм дип тә әйткәне булмады, репетицияләргә канатланып чыгып китә иде. Табиблар, тромбы өзелгән, диде, — дип моңсуланып искә ала ул көннәрне әңгәмәдәшем. Ул чакта олы кызына 14 яшь, иң кечкенәсенә 1 яшь тә 4 ай гына була. Күкрәктән дә аерылмаган сабый.
— Иң авыры ялгызлык булды. Хатыным белән бергә йөргән сукмаклардан узганда, күз яшемне тыя алмый идем. Өйләнергә димләделәр анысы. Тик ризалашмадым. Кызларымны аякка бастыру минем бурыч иде, — ди Алексей ага.
Кызлары — аның горурлыгы. Людмила белән Мария — педагоглар. Төрле бәйгеләрдә җиңүләр яулыйлар. Икесе дә үз гаиләләре белән төпләнеп яши. Кечкенә кызлары Диана үзе теләгән уку йортында белем ала — булачак медицина хезмәткәре.
— Кечкенә кызымны күрше авылдагы балалар бакчасына биргәч, еш авырды. Миңа эшне калдырырга ярамый. Өйдә мал-туар да бар. Шул вакытларда, гомумән, тормышымда бик ярдәм иткән үземнең, хатынымның туганнарына, күршеләремә, авыл халкына зур рәхмәт. Кызларым да акыллы, сабыр булды, — ди Алексей ага.
Бүген ул газ котельныенда оператор булып эшли, үзе сыер сава, тавык-чебешләр асрый. Кызлары гел хәлен белеп тора, янына кайтып йөриләр. Алексей бүген — бәхетле дәү әти. Аның дүрт оныгы үсеп килә.
— Кызларымның тормышын, аякларында нык басып торуын күреп сөенәм. Димәк, тырышлыгым бушка китмәгән, бурычымны үтәдем. Хәзер иркен сулый алам, — ди Алексей Васильев.
чыганак: https://im-tatar.ru/2022/03/1259/