- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- Viber
- Skype
- Telegram
Аңа мәхәббәтем көчлерәк, дип серен ачкан ул.
Гөлназ Асаева артык авырлыгына зарлана. Артистка социаль челтәрләрдә язылучылары белән шәхси проблемасы белән уртаклашты.
– Бик ябыгасым килә, әмма минем ризыкка мәхәббәтем көчлерәк. Тиздән Сабантуйлар, дөньяга чыгу, чыгыш ясау, ә мин әле тутырган тавык кебек йөрим, – ди кыз. – Мин хәзер 62 килограмм авырлыкта, 53 килограммга кадәр ябыксам, бик шәп булыр иде. Минем иң зур проблема – бәрәңге яратам. Аннан башка яши алмыйм. Хәзер чын күңелдән җырлыйбыз һәм – янә диетага.
Җырчы вакыт-вакыт шушы проблемасына зарланып ала. Бөтенебезгә дә таныш хәл. Шулаймы, ахирәтләр?
чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2022-06-05/g-lnaz-asaevany-i-zur-problemasy-nindi-2831134