Җырчы Фирүзә күптән түгел генә әтисен югалтты. Газиз кешесен өзелеп сагынганын, аңа багышлап шигырьләр иҗат итүен әйтә ул.
– Күзләрем бөтен җирдән сине генә эзли, әти. Өйдә тапмагач, ишегалдына чыгып китәм. Гөрләтеп яшелчә-җимеш үстергән бакчаңа чыгам – анда да юк… Көннәр буе гаражыңда казына идең – анда барам – анда да юк… Табын әзерләгәч: “Әти, ашарга чык”, – дип чакырмакчы булам, тик “әти” диюгә, тукталып калам… Бугазыма төер тыгыла… Син беркайда да юк! Юк, дөрес хәл түгелдер бу!
Техниканы, машинаңны бик яраттың. Мин бәләкәй чакта, машина маена батып кайтып керер идең дә, ул май исләре бөтен өйгә таралыр иде. “Әти кайтты”, дип, сөенеп, кәефләрем күтәрелеп китәр иде. Әй, ул май исенең тәмлелеге! Мин ап-ак итеп юып куйган раковинада да ул кара майлар матур булып калыр иде дә, мин аны тагы ялтыратып юып куяр идем!
Син гармунда уйнап, күңелләрне дә бергәләшеп юатып утыра идек бит әле. Гармуның да ятим тора. Бөтен әйбер сине хәтерләтә. Машинаңа күтәрелеп карый да алмыйм. Үзе кичергәннәр генә аңлый шул югалтулар газабын.
Газап, бу – чын газап!
Гомерлек, тирән яра!
Калды инде арада
Шул яраны төзәтергә
Кайдан дәва алырга?
Минем “Әткәй-әнкәй” клибын төшергән көнне төшкән фото бу. Әртисләнергә яратмасаң да, “Әти, әйдә төш инде, истәлеккә калыр”, – дигәч, күнеп, авылдан Казанга ук килдең. Бигрәкләр дә тыйнак идең шул. Җор сүзләрең белән оператор егетләрне дә көлдергән идең!
Безнең авыр кайгыбызны уртаклашкан һәрбер кешегә ихлас рәхмәтләребезне җиткерәбез. Теләкләрегезгә, җылы сүзләрегезгә Аллаһның савабы булсын сезгә. Әтием бик изге күңелле кеше иде, иншаллах, җәннәт капкалары ачык булып, урыны оҗмах түрләрендә булса иде!
“Исеңдәме, әти?” (Фирүзә көе һәм сүзләре) исемле җырымны сиңа багышлап язган идем.
Хәзер инде сагынып сөйләргә генә калды бары да, – дип җан сыкравы белән яза Фирүзә.