Кайсы районда кем батыр калды?

Район батырлары исемлеге.

Арча

Быел район Сабан туеның «бисмилласы», ягъни кереш өлеше бик үзенчәлекле булды. Үзәк мәйданда энә төртерлек урын юк иде, дисәм дә, әллә ни арттыру булмас. Район мәдәният идарәсе башлыгы Илфар Әюпов әйтүенчә, 695 кеше чыккан иде мәйдан уртасына. Болар – мәктәпкәчә яшьтәгеләрдән башлап урта яшьләргә кадәр булган җырчылар, биючеләр, музыкантлар, нәфис бию осталары, кыскасы, Арча талантлары. Кыска гына тамаша аша татар тарихы да, милләтләр дуслыгы да, бүгенге тормышыбыз да тагын бер кат җанланды. Иң әһәмиятлесе: тамашаның сценарий авторлары, хормейстер, балетмейстерлары да Арчаның үзенеке.

Без, мәйданга кунак итеп чакырылган язучылар, сәнгать әһелләре Сабантуйның «таҗ»ы булган әлеге тамашага бер үк бәя бирдек, Арча талантлары чыгышы белән республика күләмендә уза торган теләсә нинди бәйрәмне башлап җибәреп була икән, дип мактаныштык. Һәм бу коры мактану түгел иде. Ни генә уйласак та, ни генә сөйләсәк тә, Болгар чоры, Казан ханлыгы чоры мәдәнияте-сәнгатенең Казан артына, Арча якларына күчүе хак, күрәсең. Мәйданда чорлар аша буыннан-буынга күчеп килгән рухи байлыкны бүген дә саклап килүчеләрне күрдек без.

Моннан 5–6 ел элек бер язучы үзләренең район җитәкчелегеннән зарланган иде. Баксаң, аны Сабантуйга кунак итеп чакырмый башлаганнар. Ә мин аңа: «Туган якка чакырып кайтмыйлар», – дип җавап биргән идем. Матур сүз өчен генә әйтмәдем мин бу сүзләрне. Туган як – туган як инде ул, без анда кунак түгел. Без – анда хуҗа. Ә хуҗа кеше туган як кайгысы белән кайгырып, шатлыгы белән шатланып яшәргә тиеш. Әни бер булган кебек, туган як та бердәнбер була. Һәрхәлдә, үзем шулай уйлыйм. Ярый әле Сабан туйларыбыз бар, бәйрәм-йолаларын саклап кала алган халык бар һәм ул яшәячәк, дим. Аларны саклау исә – һәрберебезнең бурычы, дим. Шуңа күрә туган якларга да кунак булып кына кайтмыйбыз.

Арча мәйданы бик матур урында уза. Тамашачы урыннары – түбә астында, шуңа күрә ара-тирә яугалаган яңгыр да, җил дә бәйрәм кәефен боза алмый. Мәйданның бер ягында – Казансу елгасы, ә тау башындагы каладан мәйданга төшәр өчен махсус юллар, сукмаклар эшләнгән. Ерактан караганда халык агымы тау елгалары ташкынын хәтерләтә.

«Яшәсен Сабантуйлар, яшәсен газиз туган ягым!» – дип кычкырасылар килеп китә.

Балтач

Ничә еллар инде район Сабан туенда (шулай ук авылларда да), район башлыгы фәрманы белән, спиртлы эчемлекләр сатылмый. Бәйрәмгә үзгә төсмер бирүче шәп карар бу. Аңа карап активлык та, катнашучылар саны да кимеми. Киресенчә әле, аек баштан да матур итеп бәйрәм итеп буласына үзләре дә инанды, килгән кунакларны да ышандыра килә оештыручылар.

Тагын бер үзгәлек: район Сабан туе «үз көнендә», ягъни күпчелек авыл бәйрәмнәреннән соң – якшәмбедә үтте. Электән килгән бер йоланы саклау кебек бу кадәресе. Мәйдан белән янәшәдә булган, соңгы елларда республика программасы буенча төзелгән «Сабантуй» ял паркындагы гүзәллек бәйрәмгә килүчеләрне, бердән, әсир итеп, бәйрәм рухын арттырса, икенчедән, гаиләләре белән ял итәргә теләүчеләргә өстәмә уңайлык та тудырган иде. Ел саен бәйрәмгә нинди дә булса үзгәреш, яңалык кертәләр бездә. Быел, әнә, районның барлык имамнарын мәйдан уртасына чакырып, хөрмәтләделәр (Болгарда ислам дине кабул итүнең 1100 еллыгы хөрмәтенә). Алдынгыларга, сабан батырларына, районның мактаулы гражданнарына да хөрмәт зурдан булды.

Үткән ел район Сабан туенда бер җигүле ат чыгымлап, халык өстенә менеп, аздан гына бәйрәмнең ямен алмый калган иде (ярый әле азагы хәерле булды, беркем дә зыян күрмәде). Шуны сәбәп итеп, быел бизәкле атларны мәйданга кертмәскә кирәк, диючеләр дә булган. Әмма бизәкле, кыңгыраулы атлардан, тальян моңыннан башка бу бәйрәмнең бер чите китек булыр иде. Моннан да чыгу юлын тапканнар: быел милли киемнәр кигән егетләр бизәкле атларны йөгәненнән җитәкләп йөртте. Килешле дә булды, куркынычсызлык та тәэмин ителгән иде.

Төрледән-төрле уен-ярышлар, үзешчәннәр, профессиональ артистлар (быелгы бәйрәмнәр аларның күплеге белән аерылып торды. Районныкында Айдар Галимов чыгыш ясады), кибетләр, уен-күңел ачу мәйданчыклары… – барлык бәйрәмнәрне бер-берсенә бәйли торган, шул ук вакытта һәркайсын кабатланмас та итә торган тамашачылар, катнашучылар – дүрт көн һәм кич буе «кайнады» район. Авыллардагы бәйрәмнәрнең барысында да быел халык аеруча күп иде, диделәр. Өч-дүрт Сабантуй карадык, дип мактанучылар бар. Ярышларда катнашып, саллы бүләкләр алучылар да, үзенең тәүге җиңүе белән куанучы батырлар да күп булгандыр.

Балтачта быел кемнең баш батыр каласын алдан фаразлаганнар ялгышмады. Яңгул пәһлеваны, күптән түгел билбау көрәшендә дөнья чемпионы калган Руслан Рәфыйков үткән елгы уңышын кабатлады.

Ә мин үзем күрше малае, быел бишенчене тәмамлаган Данияр өчен бик сөендем. Быел гына көрәш түгәрәгенә йөри башлаган Данияр беренче катнашкан авылыбыз Сабан туенда ук балалар арасында ярышта батыр калып, тәкә отты. Үзеннән ун килограммнан артык авырлыктагы яшүсмер белән бил алышып, аны җиңгән! Аның сыйныфташлары – апамның оныклары да үз авырлыкларында өченче, дүртенче урыннарда калганнар. Алар да кыйммәтле бүләкләренә бик сөенгән иде. Ә мин исә элек-электән көрәшчеләре белән данлыклы булган авылыбызда, ниһаять, ничә ел өзеклектән соң яңа буын көрәшчеләр үсә бит, дип куандым…

Буа районы

Шулай гадәтләнгән һәм күнегелгән инде! Яңа Тинчәледә халкыбызның милли бәйрәме ел да Коръән аятьләре укудан башлана. Илдар хәзрәтне тыңлаган саен тыңлыйсы гына килеп тора: гомумән, дини тәрбия, үгет-нәсыйхәтләре өчен авыл халкы аңа бик рәхмәтле. Аннан соң хезмәт алдынгыларын данлау – хөрмәтләү була, милли уеннарыбыз, көрәш эстрадабызның иң өметле яшьләре чыгышлары белән аралашып бара.

Яңа Тинчәле – 335 елдан артык тарихы булган, алдынгылары белән гомер-гомергә дан тоткан, республикабыз үсешенә гаять зур өлеш кертүче җитәкчеләр тәрбияләгән данлы-шөһрәтле авыл.

Буа районы башлыгы Ранис Рафис улы Камәретдинов та котлау сүзендә Яңа Тинчәле халкының максатчан, бердәм булуларына, туган төбәкләрен нык яратуларына, социаль мәсьәләләрне хәл иткәндә һәрвакыт җиң сызганып алынуларына, игелекле гамәлләр кылуларына басым ясады. Болар авылның төзеклегендә, өлкәннәрнең дә, яшьләрнең дә кәефендә, гомумән, бәйрәм барышында ачык чагыла иде.

Авылдашлары – Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ринат Рәүф улы һәм Татарстан финанс министры Радик Рәүф улы Гайзатуллиннар, Яшел Үзәндәге Серго исемендәге завод («Позис») генераль директоры Радик Хәсәнов, башка дәрәҗәле кунаклар: «Сабантуйлар – туган төбәк белән җанлы бәйләнеш ул», – дигән фикердә. Авылдашлар сөйләштеләр, серләштеләр, хәтер яңарттылар. Әле яңарак кына бакыйлыкка күчкән укытучылары, класс җитәкчеләре Миңнура Фәизованы юксынып, сагынып искә алдылар. Укучы балаларга ул, үз итеп, якын күреп: «Бәбкәм», – дип дәшә торган булган икән.

Радик Хәсәнов, Радик Гайзатуллин Сабантуйны оештыру чыгымнарын, һәр елдагыча, үз өсләренә ала. Көрәшчеләр исә «Позис» суыткычлары белән бүләкләнде, Радик Хәсәнов суыткычлар белән бергә авылдагы медпунктка медицина кирәк-яраклары да алып кайткан иде.

Шәхси эшмәкәр Фәнис Шәрәфетдинов мәйдандагыларга күптән инде күңелендә булып та, моңарчыга кадәр гамәлгә ашыра алмаган уй-теләген дә җиткерде.

– Хөрмәтле авылдашлар! Киләсе елда Сабантуй үткәрү чыгымнарын үз өстемә алачакмын, – диде ул. –  Быел ук шундый ниятем бар иде, әмма Радик Рәүфович өлгеррәк булып чыкты. Киләсе елда миңа өметләнегез.

Менә шулай: изге гамәл башкаларны да игелеккә өнди.

Кыскасы, Сабантуй бик күңелле, эчтәлекле үтте.

– Минем өчен әлеге бәйрәм – әти-әни йортына – төп нигезебезгә тагын бер тапкыр кайту форсаты. Туганнар белән очрашу шатлыгы, Сабантуй башланганчы ук күңелләрне нечкәртеп, бәйрәмнең мәгънә-төсмерен тагын да киңәйтеп, баетып җибәрә, – диде филология фәннәре докторы, КФУ профессоры Флера Сәйфуллина. – Авылыбызда Сабантуйның киң колач белән үткәрелүе, бер яктан, авылдашларыбызның тырыш хезмәт белән көн күрүен исбатласа, икенчедән, төрле өлкәләрдә абруй казанган якташларыбызның туган туфрагын онытмавы, ярдәмләшеп торуы, ел дәвамында бер тапкыр шушы сәбәп белән очрашу – хәл белешү, авылдашларны, сыйныфташларны барлау күңелдә эчке бер горурлык хисе уята, киләчәккә өмет баглана.

Фикерләр белән килешми мөмкин түгел. Яңа Тинчәлеләргә хас уй-теләкләр, хис-кичерешләр бу.

Мамадыш

Ул көнне кояш та җылысын кызганмады. Әйтерсең, ул да барысын да белеп тора. Районда кыр эшләре тәмамланган, инде күңел ачсаң да була. Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов та әнә шулай ди.  Сабантуйга кайткан якташларга район алдынгыларын, уңганнарын, кул осталарын гына күрсәтеп калмый алар, һәркайсы хакында  горурланып сөйли ул.

– Быел яз соңга калгач, бик борчылган идек. Шөкер, егетләребез эшне аяз көннәрдә тәмамлар өчен икешәр смена эшләде. Аларга рәхмәт әйтми, ни диярсең?! Сабан туе ул – авыл уңганнары бәйрәме. Шуңа да алар рәхәтләнеп ял итсен дип кулдан килгәнне эшләргә тырыштык, – ди Анатолий Иванов.

Быел Мамадыш Сабан туен оста оештырганнар. Мәйданга килгән һәркемгә лотерея билеты өләшәләр. Бәйрәм ахырында зур бүләкләр уйнаталар икән. Хәер, район Сабан туенда халык бик актив. Ел саен зур бүләкләр бирәләр дип, халык уеннарга чират тора. Кашыкка йомырка куеп йөгерү дисеңме, капчык киеп чабумы – уенда катнашкан һәр кешегә бүләк бирелә.  Көчлеләр исә аркаларына салып йөгергән бер капчык оннарын үзләренә алып кайтып китә. Әмма  уенның иң кызган урыны – көянтә-чиләк белән йөгерү мәйданында иде. Олы яшьтәгеләр дә, яшьләр дә бу уенда бик теләп катнаша. Кызыл Тау бистәсендә яшәүче Йолдыз исемле кызга иптәш калмагач, мин  уенга чыктым. Көчләр бертигез иде, икебезгә дә бертөсле бүләк эләкте.

Кемгә нәрсә инде, тамашачының күбесе Элвин Грей җырлаган сәхнә янәшәсендә иде. Үз районыбыз үзешчәннәре дә кимен куймады. Алар районда яшәүче һәр милләт вәкиленең көнкүрешен, гореф-гадәтен театраль тамашада күрсәтте. Татар, мари, удмурт, керәшен, рус көйләренә биемәгән кеше калмады. Кытайдан ук килгән кунак рәхәтләнде бәйрәмдә.

– Шаккатып утырам. Татарның милли ризыклары да тәмле. Җырлары да биетә. Мин Мамадышка ел да киләчәкмен, – ди Тун Цзюнье.

Бүләкләргә килгәндә, лотереяда отучылар 16 иде. Сабантуйдан телевизорлы, микродулкынлы мичле, суыткычлы, мотоблоклы булып кайтып китүчеләр дә булды. Ә менә дүрт кешегә ак төлке мехы эләкте.

 Түбән Яке

Быел халык кичке Сабантуйга җыелды. Кайткан кунаклар күп иде. Тау битләрендә сыйныфташлар очраша,  мәйдан да гөрли. Авыл Сабан туен Татарстанның атказанган артисты Илназ Бах белән авылдашыбыз Илгизә Фазырахманова алып барды. Җырчылар Гүзәл Идрисова, Айгөл һәм Ришат Шәйхетдиновлар матур җырларын бүләк итте.  Камил Баһавиев исә гармун, тальян моңнарын кызганмады. Иң яратып кабул ителгән чыгыш та аныкы булгандыр, мөгаен.

Сабан туе авылдагы иң өлкән кешене хөрмәтләүдән башланды. Габделхак Муллаәхмәтовка 92 яшь икән.

Бәйрәм  төрле уеннар белән үрелеп барды.  Һава торышы көйсезләнеп китсә дә, уеннарда катнашучылар күп булды. Хәтта җырчылар үзләре дә чаңгы ярышында катнашты. Аларны күреп, безнекеләр дә активлашты. Миңа да бер уенда катнашырга насыйп булды. Мәйданга җибәрелгән әтәчне үзем тоттым. Кызык уеннар күп иде бәйрәмдә. Күзләрен бәйләп кадак каккан хатын-кызлар да, тау башына бүләккә дип йөгерүче ир-атлар да күп булды. Кыскасы, бәйрәм бик матур узды.

– Быелгы Сабантуй бер еллык көч бирде. Бәйрәм ясаганы өчен авылдашыбыз Рифат Мәхмүтовка мең рәхмәт! Гел игелекле эшләр башкара ул. Әле генә мәчет төзеттергән иде, инде менә җырчылар чакырып, авылдашларын ял иттерде.  Мондый егетләр барда авыл яшәячәк, – ди Зәйдән кунакка кайткан Фәнзилә Таҗетдинова.

Мөслим

Мөслим ягында соңгы вакытта бик матур бер манзара күзәтелә. Халык яратып, көтеп ала торган зур бәйрәмнәр башлангач, фатихасын биргәндәй, тамашага җыелган халык өстеннән аккошлар очып үтә. Быел, Җиңү бәйрәмен ачар алдыннан аккошлар очып узган иде. Сабатуй башланыр алдыннан да мәйдан өстеннән пар аккош сәлам биреп үтте.

Район имам-мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Сөнгатуллин, Коръән аятьләре укып, хәер-фатихасын биргәч, тантанага җыелган халыкны иң зур бәйрәмебез – Сабантуй белән район хакимияте башлыгы Альберт Хуҗин котлады. Ул кыр уңганнарына кыйммәтле бүләкләр тапшырды. “И.Исламов” фермер хуҗалыгыннан Айдар Галиев “2022 ел Кыр батыры” булып танылды.

Әлбәттә, халыкның иң яратып тамаша кылган ярышы – милли көрәш. Бу җәһәттән быел да бернинди яңалык булмады. Унберенче тапкыр районның баш батыры булып Илнар Сәетгалиев калды. Аның энеләре Айнур белән Илдар да, уллары Искәндәр (10 яшь) белән Данияр (8 яшь) да көрәште.
Билгеле, халыкның тагын бер яратып, җан атып тамаша кылган бәйгесе – ат чабышлары. Чабышкылар арасында беренче урынны Оренбург өлкәсеннән килгән Дияр Бикбауның “Азард Глори” аргамагы яулады. Юртаклар арасында, финал ярышында Мәхмүт Баһаутдиновның Америкада тәрбияләнгән “Лебенсон Гоновер”ына тиңнәр булмады.

Район үзәкләрендә узган Сабантуйларда батыр калган егетләрнең исемләре.

Азнакай – Альберт Мамалимов

Актаныш – Азат Габдрәшитов

Аксубай – Илсур Сафин

Алабуга – Илнар Галимов

Алексеевск – Олег Курнашев

Апас – Рафаэль Хәсәнов

Арча – Альберт Ситдыйков

Әгерҗе – Денис Әминев

Әлки – Алмаз Хәмидуллин

Әлмәт – Радик Сәлахов

Әтнә – Руслан Абдуллин

Балтач – Руслан Рәфыйков

Балык Бистәсе – Айназ Билалов

Баулы – Илмир Сабиров

Биектау – Азат Яруллин

Буа – Марат Миначев

Бөгелмә – Алексей Захаров

Зәй – Эльдар Хәмитов

Кайбыч – Раил Фәсхетдинов

Кама Тамагы – Радис Минвәлиев

Кукмара – Ринат Дәүләтшин

Лаеш – Муса Галләмов

Лениногорск – Рөстәм Йосыпов

Мамадыш – Эмиль Ахунҗанов

Менделеев – Идегәй Миңнәхмәтов

Минзәлә – Рөстәм Бәдретдинов

Мөслим – Илнар Сәетгалиев

Нурлат – Илфат Гыймадиев

Питрәч – Андрей Чиндин

Саба – Ильяс Хуҗиәхмәтов

Сарман – Радик Ризванов

Спас – Раил Сәгыйров

Тәтеш – Илназ Шәмсетдинов

Теләче – Раил Нургалиев

Тукай – Ришат Гайнетдинов

Түбән Кама – Алексей Журавлев

Чирмешән – Марат Кәримов

Чистай – Турал Азимов

Чүпрәле – Наил Низамов

Югары Ослан – Фәнис Мортазин

Ютазы – Илһам Миңнуллин

Яңа Чишмә – Динар Гатиятов

Яшел Үзән – Фирдүс Зәйнуллин

чыганак: https://vatantat.ru/2022/06/84646/

Бәйле