Саба районы авылларын су баскан… [видео]

Кичә Саба районында көчле яңгыр булган. Кайбер авылларда боз да яуган. Кемнәрнеңдер кош-кортлары су астында калган, юлларны су баскан, бәрәңге, помидор үсентеләре сынып беткән. Без бу хакта Олы Нырты авылы имамы Мансур Арикеев белән сөйләштек.

– Көндезге сәгать икеләрдә бүрек кадәр генә болыт килеп чыкты. Бу кадәр каты булыр дип көтмәгән идек без аны. Әмма яшен яшьнәп, яңгыр ява башлады. Карчыгым белән тәрәзәгә карап чәй эчеп утыра идек. Тотынды яварга. Суны чиләкләп сибәләрмени? Бик көчле булды ул. Берзаман безгә таба ниндидер кара әйбер килә. Баксаң, су ташкыны икән. Әле ярый, болынга таба борылып, агып китте, – ди Мансур абый.
Авыл халык аптырашта калган. Яз көне дә өйләрен бу кадәр итеп су басмаган булган. Хәтта балалар бакчасына сабыйларын алып кайтырга дип килгән кешеләр, су аркылы уза алмыйча озак торган. Мансур абый әйтүенчә, бакчаларына алай зыян булмаса да, күршеләрнең чеби ояларына су тулган. Әле ярый вакытында күреп, чебиләрне коткарганнар.

Ә менә күрше Завод Ныртыда боз яуган.
– Илдус улым шунда яши. Боз аларның бәрәңге сабакларын сындырган, помидорларына зыян килгән. Башка мондый хәлләр кабатланмасын иде инде. Җәйләрне исән-имин чыксак иде, – ди Мансур абый.

чыганак: https://vatantat.ru/2022/06/84866/

Бәйле