«Кеше акчасын санамагыз!»

Салават Фәтхетдиновның улы Рөстәмгә һаман бәйләнәләр.

Күптән түгел Чаллы кызы Рузилә белән никах укытып, бу көннәрдә диңгез буенда ял итүче Рөстәм Фәтхетдиновка тынычлап ял итәргә дә ирек бирмиләр.

Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдиновның 19 яшьлек улын «Әтиең акчасын туздырасызмы? Салават хисабына ял итәсездер» дип гаепләмәкчеләр.

Моңа җавап итеп, Рөстәм үзе дә ирония белән җавап биргән:

«Безнең икенче як әти-әниләр дә бар бит әле! Бер дә борчылып тормагыз. Кеше акчасын санарга кайчан да җитешерсез», – дигән ул. 

Маладис бит, җавабын тапкан!

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2022-06-19/keshe-akchasyn-sanamagyz-2846955

Бәйле