«Бабайның дүрт хатыны булган: өйләнеп тә өлгерми, тол калып барган…»

Минем әби бабайның дүртенче хатыны булган. Юк, хатыннар яратканга күрә түгел. Мулла да булмаган бабай. Сәбәбе гади: беренче өч хатыны яшьли үлгән. Өйләнеп тә өлгерми, тол калып барган. Бүген бу хакта шаккатып сөйлибез. Ә ул чорда мондый хәлгә исләре китми. Чөнки дөньясы кырыс. Фаҗига арты фаҗига, сугыш, ачлык, юклык…

Минем бабай (бу язмада сүз әнинең әтисе турында бара) 1896 елда ук туган. Чыгышы белән Саба районы Олы Шыңар авылыннан. Беренче тапкыр Гражданнар сугышыннан кайткач ук өйләнә. Ачлыкның котырган чагы. Авыллары белән кырылганнар. Гомәр бабай – ул вакытта 25 яшьлек ир – Мәскәүгә чыгып китә. Эшләп, гаиләсенә аз-маз ипиен, акчасын җибәреп торган. Ләкин яшь хатынын саклап кала алмаган. Ире әйләнеп кайтканчы, ул ачлык корбанына әйләнә.

Берәр елдан соң ул кабат гаилә кора. Чөнки тормыш дәвам итә, нишлисең? Бу юлы Гомәр хәләл җефетен ташлап, читкә китәргә ашкынмый. Бер авызы пешкәч, ничек тә булса, авылда калырга тырыша. Мал-туар асрап, көн күрергә теләге. Әмма бар нәрсә дә без теләгәнчә түгел шул. Бу юлы да бәхет аны урап уза. Икенче хатынының гомере шулай ук бик кыска булып чыга. Бала тапканда үлә, сабые да исән калмаган, билгеле. Ачлык халыкның җанын да, тәнен дә алҗыткан. Яшәү өчен көрәшергә көч кирәк бит ул. Ә ул дәрт-дәрман кайдан килсен? Мескен хатынның туасы җанга гомер бүләк итәрлек хәле булмый.

Гомәр кабат ялгыз ир исемен күтәреп, җан асрый башлый. Авылларга беренче техника кайта башлаган вакытлар. Тракторга охшаган машинаны күреп, телсез калалар ул чорда. «Эх, шушы тимер атны иярләсәң иде ул!» – дип Гомәр күңел эченнән генә хыялланып яши. Хәтта укырга китәргә теләге булган. Авылдан җибәрмиләр. Трактор авылга бер, мең кешене утыртып булмый. Ә эшче куллар гел кирәк, янәсе.

1930 нчы еллар уртасында Гомәр бабай – инде күпне күргән ир – кабат өйләнергә була. Күрше Мәтәскә авылы кызын димлиләр аңа. Бик чая, үткен, тырыш кыз булган. «Күз ачып йомганчы, әти-әнисе янына барып кайта торган иде», – дип искә ала туганнары. Шул чаялыгы харап та иткән инде. Кышкы бураннан да курыкмыйча, юлга чыгып киткән ул. Тик бу юлы кире әйләнеп кайтмаган. Берникадәр вакыттан мәктәп балалары чаңгыда шуганда юлдан ерак түгел өшегән гәүдәсен күреп алалар. Адашып үлгән, мәрхүмә.

Гомәр бабай шуннан соң өйләнү турында инде авызын да ачмый. Хәер, ачып ни файда? Илдә  фин сугышы башлана. Яше кырыкка җитеп килүче ирне, озак уйлап тормыйча, фронтка җибәрәләр. Бабай шул китүеннән авылга бары тик 10 елдан соң гына әйләнеп кайта. Чөнки фин сугышыннан соң фашистлар белән аяусыз көрәш, японнар белән бәрелеш китә… Кыскасы, гомеренең бик зур өлеше  корал күтәреп уза аның. Әле дә исән калган дип шаккатабыз.

Гомәр авылга бик картаеп, таушалып, бетерешеп кайта. Үзе еш әйтә торган булган: «Минем бу туган авылыма соңгы сулыш алырга кайтуым иде. Шушы туфракта җирләнәсем килде».

Әмма үлем турында сөйләнүе иртәрәк булган әле. Ходай башкача хәл иткән. 51 яшендә апалары кыстый-кыстый аны өйләндерә. «Картаймыш көнеңдә бер иптәш булыр», – дип үгетлиләр. Бәдриҗамал – ялгызы ир бала үстерүче тол хатын. Гомәрдән 10 яшькә кечерәк. Ә менә буе иреннән озынрак булган. Ләкин сугыштан соңгы елларда мондый вак-төяккә кем игътибар иткән? Иң мөһиме – бер-береңә терәк булу.

Шулай бергә картаербыз дип сүз куешкан ике җан берзаман әти-әни булу бәхетенә ирешә. Гомәр бабайның бу беренче баласы бит әле. Кем уйлаган инде шактый олы яшьтәге кешеләрнең бер-бер артлы 4 баласы туар дип? Дөрес, аларның икесе генә исән кала. Кызлар – Мөнирә һәм Разыя. Шуларның берсе – минем әни. Ул туганда, әтисенә инде 53 яшь булган. «Әти бик карт кеше иде», – дип искә ала ул. Билгеле инде, бүгенге 53 яшьлекләр белән ул чордагы кешеләрне чагыштырырлык түгел. Җиңү көне алдыннан мәктәпкә истәлекләр белән уртаклашырга йөри торган булган. «Әле дә күз алдымда тора: инде таушалып беткән кәчтүменә бер кочак орден-медальләрен тагып елмаеп чыгып китәр иде. Елый-елый кайтып керер иде. «Ни булды сиңа?» – дип сораганга кул селтәп, «аягым авырта» дип җавап бирер иде», – дип сөйли әни. Сугышта алган ярасы шулай кузгала торган булган. Аяктагы яра, үз чиратында, күңел ярасын ярсыткандыр, мөгаен. Ул шундый вакытларда гел үкенечле язмышына үпкәләп елый торган булган. «Яшьлегемне сугыш урлады, инде тыныч яшәрмен дип уйлаганда, кабат корал тотып, фронт кырларында йөрдем. Бер юньле-башлы һөнәрем юк. Мылтык атудан гайре башка эш белмәдем. Шуңа картлык көнемдә көтүчегә калдым. Юкса Мәскәү хәтле Мәскәүне күргән кеше бит мин! Эх, шунда гына яшәп калган булсам!» – дип сыкрана торган булган. Беркатлы булган инде бабай. Анда калган булса, бәлки, аны башка язмыш көтәр иде? Ул чорда бит исән калу – үзе бер зур бәхет. Күпме михнәт күреп тә, 70 яшькә җитә алуы, соң булса да, әти булуы – Ходай бүләге дип кабул итәргә кирәк. Ләкин без моны бүген аңлыйбыз. Ә ул чор кешеләре үзләрен, бер көнгә булса да, бәхетле хис итә алдылар микән? Юктыр, мөгаен. Чөнки дөнья аларны, камчысын жәлләмичә, бик каты кыйнаган. Үлгәнче, шушы яралары сыкрап, кан саркып торган.

чыганак: https://vatantat.ru/2022/06/85018/

Бәйле