Чаллыда Украинада һәлак булган сугышчылар белән хушлаштылар

-- Лейла

Чаллыда Руслан Радин һәм Олег Дмитриевны соңгы юлга озаттылар. Матәм чарасында шәһәр мэры Наил Мәһдиев, Татарстанның Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин катнашты, дип хәбәр итә шәһәр сайты.

— Без яраткан әти-әниләренең, үз халкының, илебезнең, Республикабызның лаеклы улларын – Руслан һәм Олегны соңгы юлга озатабыз. Руслан Витальевич, Олег Алексеевич мәңгелеккә безнең хәтердә булачак. Урыннары оҗмах түрләрендә булсын, – дип сөйләде матәм митингында Наил Мәһдиев.

Олег Дмитриев Россия Кораллы Көчләре диңгез пехотасының 40нчы аерым бригадасында үз хезмәтен башкарган. Батырлыклары өчен хәрби хезмәткәр дәүләт бүләгенә – Батырлык орденына тәкъдим ителгән.

Руслан Радин исә Ставропольдәге 247нче десант-штурм казак полкында хезмәт иткән.

Украинада һәлак булган Чаллы хәрбиләренең исемнәре Мәңгелек ут янындагы мемориаль комплекста мәңгеләштереләчәк.

Бәйле