Дүрт бала анасы, татар-башкорт яшәгән төбәкләрдә киң танылу алган җырчы, Әлшәй районының Трунтаиш авылы килене, зәвыклы, чибәр, уңган ул. Ә бәхетне нидә тапкан?
“Минем өчен тормышта бәхетле булу өчен иң мөһим, бертигез кадерле 5 әйбер бар”, – ди ул һәм аларның һәрберсен санап чыга:
- Балаларым – тормышымның яшәү мәгънәсе. Аларны сәламәт һәм бәхетле итеп күрү – иң зур бәхет. Моның өчен мин барлык көчемне бирәм.
- Янымда яратучы, мине аңлаучы, миңа көч бирүче, канатландыручы, яшәргә – дәрт, иңнәремә канат куючы
ирем булуы. Аннан башка әлеге тормышымны күз алдыма китерә алмыйм. - Яраткан һөнәрем мине тагы да бәхетле итә. Кайбер кешеләр килеп, “Гүзәл! Мин бит үлемнән калдым синең җырларны тыңлап!”, дип әйтәләр. Димәк, мин юкка гына яшәмим, юкка гына җырламыйм.
- Әти-әнием янымда. Алар – минем терәкләрем. Аларның исәнлеге, сәламәт булуы – минем өчен зур бәхет. Әт-әни исән чагында без – балалар.
- Мохтаҗ кешеләргә ярдам итә алам. Аларга ярдәм иткән саен Аллаһы юлымны ача. Чын күңелдән булганга ача”.
чыганак: https://kiziltan.ru/articles/gail-uchagy/2022-06-24/g-z-l-urazovany-b-het-sere-2852709