Кукмара районының Вахит авылында туып-үскән Нияз Кәримуллин әнә шулай ди. Кайчандыр тернәкләндерү үзәгенә йөргәндә, ул тормышта үз юлын табу, биек үрләр яулау хакында уйлап та карамый. Бирегә ул сәламәтлеген ныгытырга килә. Әмма савыгып кына калмый, тормыш авырлыкларын җиңәргә дә өйрәнә.
– Кечкенәдән тотлыгам мин. Яз көне өебезгә су кергән була. Әти-әнием шуны суыртканда, мин базга егылып төшкәнмен. Менә шуннан бирле тотлыгам инде, – ди ул. – Кечкенәдән мине табибларга йөрттеләр. Янәсе, кимчелегемне бетереп булмасмы? Дәваланган чакта сөйләшү үзгәрә, тотлыгу кимеп тора. Аннары ике ай узуга, кире үз хәлемә кайта идем. Мин бу халәтемә ияләндем инде. Шөкер, юлымда яхшы кешеләр очрап, авырлыкларны җиңәргә, үземне ничек бар, шулай яратырга, кабул итәргә өйрәндем. Тормышта туры юл күрсәтүче кешеләрем күп булды. Мин әле дә аларга рәхмәт укыйм, – ди ул.
Нияз кечкенәдән җырга-моңга гашыйк була. Әмма сәхнәгә чыгып җырлау хакында хыялланмый да. Ә тормыш башка яктан ишекләрне ача. Районның социаль яклау бүлеге җитәкчесе Светлана Җамалиева Ниязның җырлавын ишетеп, аны сәхнәгә алып чыга.
– Бу минем өчен зур җиңү булды. Кечкенәдән иҗатка гашыйк кешемен. Җырларга, биергә, күңел кичерешләремне кәгазь битләренә төшерергә яратам. Вахит авылы балалар бакчасына йөргәндә үк музыка җитәкчесе Сәкинә апа Ибраһимова сәләтләребезне ачарга ярдәм иткән иде безгә. Аннары мин «Шәфкать» тернәкләндерү үзәгенә килеп эләктем. Әле дә бу үзәккә рәхәтләнеп йөрер идем. Тик яшем туры килми, – ди ул.
Матур җырлаганын күреп, тернәкләндерү үзәгенең ул чактагы музыка җитәкчесе Илмира Ханнанова сәнгать мәктәбенә керергә киңәш итә. Аннары ул үз авылларында эшләп килүче «Җәүһәр» җыр һәм бию фольклор ансамбленә йөри башлый.
Ниязның мәктәптә укыганда ирешкән уңышлары да күп. Казан Дәүләт мәдәният иститутына укырга кереп, аны да тәмамлый. Тик торганы юк аның.
–Хәзер өч эштә эшлим. Татарстан мәдәният министрлыгының мәдәният өлкәсендә инновацияләр һәм традицияләрне саклау ресурс үзәгендә режиссер, Кукмара балалар музыка мәктәбендә укытучы, «Сандугач» вокаль ансамбле җитәкчесе, Вахит авылы мәдәният йортында оештыручы, «Тургай» бию төркеме җитәкчесе булып торам. Әлеге оешмаларның җитәкчеләре, коллегаларым белән бер-беребезне аңлап, матур итеп, алардан үрнәк алып, киңәшләр сорап эшлим, – ди ул. – Һәр эштә тырышлык кирәк. Үзеңне күрсәтмәсәң, сиңа ышаныч булмаячак. Мин исә, теләгән юнәлешемдә булгач, рәхәтләнеп иҗатка чумам. Аннары тагын шунысы бар: җырлаганда тотлыкмыйм. Җыр сузылгач, сулыш яхшыра. Кешеләр белән аралашканда сузып сөйләшергә тырышам. Шулай итсәң, тотлыгу бетә. Шөкер, якыннарым да, башкалар да кимчелегемә игътибар итмиләр, сөйләгәнемне тыңлыйлар.
Ниязның гаилә корганына да 2 ел инде. Хатыны Айгөл белән Назгөл исемле кыз сөяләр. Әмма күңел ярасы да бар аның. Узган ел коронавирус авыруы әтисен арабыздан алып китте.
– Әтиебез бик тә кешелекле, ярдәмчел иде. Әле дә аның юклыгына ышанып бетеп булмый. 54 яшендә генә иде әле. Матур итеп юбилеен үткәрергә җыенган идек. Гомер бәйрәмен түгел, ашларын уздырырга туры килде, – дип сөйли Нияз. – Тормышта минем уңышларга ирешәсемә ышанучы, канатландырып, үсендереп торучы кешеләр – әти белән әни. Әти һәрчак: “Гаиләбезнең, нәселебезнең дәрәҗәсен төшермә, югарыга атла”, – дип әйтә килде, әле хәзер дә аның киңәшләрен тоеп яшим, тырышып хезмәт куям.
Нияз әнисенә дә рәхмәтле. Алар сеңлесе Гөлшат белән әниләренә терәк булырга тырышалар. Бар эштә бергә алар. Ришат абый күкләрдән карап сөенәдер. Сөенмәслек тә түгел! Ә бит берәү дә Ниязның сәхнәгә чыгып җырлавына, югары белем алып, инде хәзер аспирантурада укуына ышанмаган була. Үзе әйтмешли, үҗәтлек һәм тырышлык үз эшен эшли.
– Син ничә эштә эшлисең, арымыйсыңмы, ничек җитешәсең, диләр. Тормышта барысына да өлгерергә кирәк. Күктән төшкәнне көтеп утырып булмый. Матур яшисең килсә, җаен табасың инде. Синең өчен берәү дә эшләмәячәк. Тормыш – үз кулыңда, – ди ул.
чыганак: https://vatantat.ru/2022/07/86692/