Блогер Илүсә Фәляхованың кулын сораганнар [видео]

-- Лейла

Блогер Илүсә үзенең тормышындагы шатлыклы вакыйга белән уртаклаша. Баксаң, аның кулын сорарга килгәннәр. Кияү кеше – кызыклы вайннар төшерүче блогер Раушан.

– Мине кияүгә бирәбез дип, ризалык бирделәр әти-әниләр. Раушанның әти-әнисе янында да уңайсыз булды. Көләсе дә килә кебек, әмма ярамаганын да беләм, – дип сөйли яшь кәләш.

– Бер-берегезне санлап, яратып гомер итегез. Матур тормыш итәргә риза булсагыз, без дә риза, – ди Раушанның әнисе.

Яшь парларга сәламәтлек, озын бәхетле гомерләр насыйп итсен.

Бәйле