Евгений Зорин кораллы көчләр сафына үзе теләп, контракт буенча киткән. Ул 2022 елның 1 июнендә солдат формасы кия. Донецк һәм Луганск республикаларын азат итү буенча махсус хәрби операция барышында 13 июльдә һәлак була, дип яза “Безнең Чирмешән” газетасы сайты.
Соңгы елларда район үзәгендә яшәгән Евгений Зоринга 42 яшь булган. Ул Күтәмәдә туган, анда әти-әнисе яши. Солдатның хатыны, 12 яшьлек улы, 14 яшьлек кызы калган.
Рядовой Евгений Зоринны соңгы юлга озатуда туганнары, авылдашлары, хезмәттәшләре, район һәм авыл җирлеге җитәкчеләре, район халкы, Аксубай районыннан килгән хәрби хәрәкәтләр ветераннары, дин әһелләре дә катнашкан.
Хәрби хезмәткә киткәнче, Евгений Зорин “Нурлатнефть” оешмасында эшләгән. Армия хезмәте вакытында Төньяк Кавказда да булган.
– Ул Ватаныбыз азатлыгы өчен гомерен бирде, батырларча һәлак булды. Евгений Александровичның туганнарының, якыннарының олы кайгысын уртаклашабыз, – дип сөйли район башлыгы Фердинат Дәүләтшин, район үзәгендәге Мәңгелек ут янында үткән кайгылы митингта.
Митингта федераль казначылыкның Татарстан буенча идарәсе башлыгы урынбасары Айрат Хәсәнов, үзәк хәрби округы хәрби инспекторы Анатолий Молоствов, Чирмешән һәм Аксубай районнары хәрби комиссары Сергей Иванов һәм башкалар да чыгыш ясады.
Солдатны Чирмешәннең яңа зиратында җирлиләр.