Гөмбәчеләр авылында яшәүчеләр: «Көн саен таң белән урманга барабыз…»

Әгерҗе районының Яморза авылы халкы, гөмбә, җиләк җыеп, себерке бәйләп акча эшли. Хәер, гомер буе буыннан-буынга күчә килгән кәсеп авыл халкына матди файда гына түгел, рухи азык та бирә. «Без гөмбә сезонын түземсезлек белән көтеп алабыз. Хәтта төшләребезгә кереп җәфалый ул», – дип көлә ирле-хатынлы Чулпан һәм Алмаз Хикмәтуллиннар. Җитмәсә, быел сезонны да күпкә алданрак ачканнар. 

– Җәй, көз айларында гөмбә җыяр өчен яңгыр яуганын көтәбез. Безнең сезон гадәттә августта башлана. Ләкин быел яз, җәй башлары яңгырлы килгәч, июльгә кадәр көн дә урманнан кайтып кермәдек, – ди алар.

Бу яклар урманнарга бик бай. Ә халкы иң тәмле һәм затлы гөмбәдән саналган ак гөмбә җыя. Моннан тыш, урманда гөреҗдә, баллы гөмбә (опята) дә күп. Әле җитмәсә, башка төбәкләрдән, шәһәрләрдән дә киләләр икән. Шимбә-ял көннәрендә урманга бармавың хәерле, ди алар.  Чөнки бу көннәрдә урман Сабан туе мәйданын хәтерләтә.

– Без – тумышыбыз, нәселебез белән шушы авылныкылар, – ди Чулпан Хикмәтуллина. – Кечкенә чакта авыл башында җыю пункты бар иде. Халык шунда барысы да гөмбә тапшырды. Ул елларда гөмбәне көянтәләп ташый торган идек. Кая куйганнардыр аларны, әйтә алмыйм. Бала булгач, әллә ни игътибарга да алынмаган. Хәзер дә җыйсыннар иде аны, бик яхшы булыр иде. Гөмбә җыю безнең каныбызга сеңгән. Дөрес, ул елларда гөмбә дә күбрәк җыела, урманнар да баерак, зуррак иде. Гөмбәне 60–70ләп банка маринадлый торган идек. Әнкәй әле дә булса күңеле белән урманнарда йөри. Кызганыч, хәзер мөмкинлеге генә юк. Ике аягына да операция ясатты. Шулай да быел: «Урманга барасың киләме?» – дип сорадым. «Килә», – дигәч, ике көн алып бардык. Машинадан төшә дә, мин борылганчы, юкка да чыга. Гомер буе гөмбә җыйган кешенең хис-кичерешен шуннан аңлагыз инде сез.

Гомумән, яморзалылар барысы да – тырыш халык. Табигать биргән нигъмәтнең файдасын күрәләр.

– Элек бездә нефтьчеләр эшләде. Халык ашлы да, эшле дә булды. Хәзер кешегә эш бетте, ике тулай торак бинасы бушап калды. Терлекчелек белән дә шөгыльләнмиләр бездә. Көтү күптән чыкмый инде, сөтлебикәләр дә бер-ике кешедә генә бар. Шуңа күрә халык ничек булдыра ала, шулай тормыш итә. Җиләк, гөмбә җыя. Себерке бәйләп сатучылар да, яшелчәчелек белән шөгыльләнүчеләр дә күп. Себеркене Ижау, Чаллыдан килеп алып китәләр. Сорау күп, ул яктан авырлык юк, – ди алар.

Хикмәтуллиннар әйтүенчә, урманның иң матур вакыты – таң белән.

– Быел гөмбә чорында көн саен сәгать 2дә йокыдан торып, 3 тулганчы урманга барып җитә торган идек. Табигатьнең иң матур вакыты ул. Матурлыктан, рәхәтлектән башлар әйләнә. Гөмбә күбрәк чыкса, сәгать 6ларда кайтабыз. Гадәттә бер барганда 10 литрлы чиләкне тутырып алып кайтырга тырышабыз, – ди Чулпан ханым. – Безнең якларда аюлар, боланнар, селәүсеннәр (рысь) дә бар. Тик минем аю күргәнем юк әле. Аның каравы беркөнне сеңлемә очраган. Бер-беребезгә карашып тордык, диде. Күрше авылда ике баласын иярткән аюны да күргәннәр. Хуҗалыкка төшүен төшмиләр үзләре. Тик урман территориясендә, юл яннарында әледән-әле күреп торалар аларны.

– Мин дә эштән кайткач, үз юлым белән гөмбәгә китәм, – дип сүзгә кушыла гаилә башлыгы Алмаз абый. – Бик яратабыз гөмбә җыюны. Төшләргә керә бит ул. Азарт белән җыябыз. Быел каен җиләге дә бик мулдан булды.

Ак гөмбәне каенлыкта ачык урыннарда табарга була икән. Яңгыр явып узса, яки томан төшсә, гөмбәчеләрне бәхет баса инде. Хикмәтуллиннар гөмбәне тозлый, маринадлый, катырып куя, киптерә. Сораучы булса, сатып та җибәрәләр икән. Хәер, шушы еллар эчендә үз клиентлары да барлыкка килгән. Көтеп кенә торалар, ди. Быел ак гөмбәнең өч литрлы банкасы 1500 сум торган. Киптерелгәненең бер килограммы 3000 сум тирәсе чыга. Моның өчен 10 чиләк гөмбә киптерергә кирәк. Алар исә бер барганда 10 литрлы чиләк тутырып кайта. Гөмбә аеруча мул булган елларда 4–5әр чиләк тә җыйганнары булган. Кыскасы, зур тырышлык һәм үҗәтлек таләп итә торган хезмәт.

– Гөмбәне башта кояшта, аннан соң махсус савытта киптерәбез. Кирәк булса, иттарткыч аша да чыгарабыз. Кышын аны ашларга, икенче ризыкларга, пиццага салабыз.  Гөмбә җыярга яратсак та, ашарга бик һушыбыз китми. Әллә нигә бер, башкалар кебек үк тансыкка гына кулланабыз, – ди хуҗабикә.

чыганак: https://vatantat.ru/2022/07/87980/

Бәйле