Язучы Гөлүсә Шаһбаннан еш кына «Кызыгыз бигрәк уңган, бөтен эшегезне эшләп тора, ничек тәрбиялисез?» – дип язып торалар икән. Боларга җавап бирә Гөлүсә ханым.
– Хәзерге балаларны ничек тәрбиялисең инде ул. Алар замана белән бергә атлый. Аның серләре бар. Мин еш кына ни диеп тә җавап бирергә, нәтиҗә ясарга, ни эшләргә белмәсәм, әнине искә төшерәм: «Тукта бу яшьтә без нинди идек, бу очракта әни ни эшли иде, я булмаса ни эшләр иде» дип уйлыйм һәм әнинең тәрбия алымнарын кулланам. Без начар тәрбия алган балалар түгел. Шуңа әти белән әнинең тәрбия алымнарына ышанам. Ә эшкә килгәндә аның сере бар. Ул бер бала булганга бөтен эшне аңа өеп булмый. Без кызым белән подружкалар кебек: эшне бүлешеп эшлибез. Мин идән юсам, ул кер үтүкли, ашарга пешерә. Ул идән юса, мин савыт саба юам. Бөтен сере шул. Эшләп кеше үлми, ди безнең әни. Дөрес әйтә икән, барыбыз да исән сау. Раббыбызга мең шөкер, – дип яза Гөлүсә Шаһбан.