Кемнәргә 1 миллион сум түләячәкләр?

Россия Иҗтимагый палатасы өченче һәм аннан соңгы балалар туганда 1 млн. сум күләмендә федераль гаилә капиталын түләргә тәкъдим итте.

Әлеге тәкъдим Россия Дәүләт Советының «Социаль сәясәт» эшче төркеме җитәкчесе, Новгород өлкәсе губернаторы Андрей Никитинга җибәрелгән.

Экспертлар бәяләве күрсәткәнчә, әгәр әлеге сумма түләнә калса, ел саен 100 меңнән артык бала туачак икән.

Иҗтимагый палатада, шулай ук, йөкле хатын-кызлар өчен айлык пособие күләмен яшәү минимумына кадәр күтәрергә кирәк, диләр. Арттырылган түләүләрне өченче, яки аннан соңгы балаларын көтүчеләргә, шулай ук 30 яшьтән өлкәнрәк йөкле әниләргә бирергә кирәк, дигән фикердәләр. Шул ук вакытта гаиләнең матди хәле исәпкә алынмаячак.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/social/2022-08-18/chenche-bala-tapsa-1-million-sum-t-l-yach-kl-rme-2913949

Бәйле