Ике башлы ташбаканы күргәнегез бармы?

Нидерландның Пюттен шәһәрендә ике башлы ташбака барлыкка килгән. Ул нибары 34 грамм авырлык белән туган, әлегә аның җенесен билгели алмыйлар.

Рентген күрсәтүенчә, яңа туган рептилиянең ике башы, ике муен умырткасы һәм ике сулыш юлы, дүрт алгы һәм ике арткы аягы, ике койрыгы бар.
Аномалия генетик факторлар аркасында да, әйләнә-тирә мохитнең йогынтысы нәтиҗәсендә дә барлыкка килергә мөмкин, ди белгечләр.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kyzyk-news/2022-08-21/ze-tashly-ike-bashly-2917300

Бәйле