Йолдызлар кышка әзерләнә: берсе 200 банка яба, икенчесе үлән киптерә

Җәй көне эшләгәннең әҗере кыш көнендә күренә, диләр. Моның хак икәнен хуҗабикәләр яхшы белә. Бакчадагы мул уңышны эшкәртеп кенә өлгер! Ә җырчылар быел нәрсәләр әзерли икән?

Лилия Муллагалиева, Татарстанның атказанган артисты:

– Ел да күп итеп кышка җәй нигъмәтләрен ябам, ел да күп итеп ашыйбыз. Балалар да бик ярата. Узган ел 150дән артык компот япкан идем, җитмәде ул безгә. Апрельдә үк бетте. Быел 200 банка ябарга исәп. 130ы ябылды инде. Борщ, солянка, кыяр тозлау, “Анкел бенс” салаты, кәбестәле консервацияләр, лечо – гадәттә әнә шуларны әзерлим. Дөге белән ташкабактан кышка тәмле консервация әзерләргә ниятләп торам. Рецептын дус кызымнан күргән идем. Гомумән, бик күп ябам. 700 г банканы минем Данил улым да баздан алып менеп, бер үзе ашап бетерергә мөмкин. Гарнир-фәлән дә кирәкми! Тәмле әзерләргә тырышам инде.

Гүзәл Идрисова, җырчы:

– Үземне әллә ни уңганнар рәтенә кертмим инде мин. Бакчага өзеп ашардай әйберләр генә утыртабыз. Әле бит авылдан да җибәреп торалар. Дөресен әйткәндә, банкаларга ябарга бик яратмыйм. Файдалы дип тә тапмыйм аны. Күпчелек очракта уңышны туңдырам мин. Мәсәлән, помидорларның бәләкәен бөтен килеш, эрерәкләрен боҗралап турап, кунага җәеп катырам да, аннан пакетларга тутырам. Пицца, икенче ашлар ясаганда бик рәхәт.

Безнең гаиләдә помидор күп ашала. Әмма томат согын яратмыйлар. Кетчуп ясыйбыз, кибеттән алмыйбыз.
Алма-грушаларны да киптерәбез. Балалар аны мәктәпкә капкалау өчен дип үзләре белән ала. Чын җиләк-җимеш чипсысы инде бу. Кыш көне шулардан компот ясыйбыз.

Хуш исле үләннәр яратам. Чәйне үләнсез эчә дә алмыйм. Шуңа күпләп киптерәм дә. Ниндие генә юк!
Банка ябуны күбрәк әни белән башкарабыз. Элеккечә баз тутырып ясамыйбыз анысы. Банкаларның да бәләкәйләрен сайлыйбыз. Бер ачкач та, ашап, кулланып бетерерлек булсын. Компотлар ясыйбыз, чөнки ул эчелә. Мунча кергән саен да яңа банка ачыла.

чыганак: https://vatantat.ru/2022/08/90353/

Бәйле