Ни өчен?..
Екатеринбургта укучы малай 1 сентябрьгә багышланган тантаналы линейкага хатын-кыз күлмәге киеп килгән…
Күрәсең, егет шул рәвешле игътибар алырга теләгән, сыйныфташлары белән төшкән фотоларны ул социаль челтәрдә дә урнаштырган. Хәзер аны традицицион булмаган җенси үзенчәлекне пропагандалауда тикшерергә мөмкиннәр.
Үсмер малайның мондый адымыннан күпләр көлгән, әмма бу хәлне ошатмаучылар да табылган.
«Барысы да шок хәлендә булды. Миңа бу хакта балам сөйләде», — ди ата-аналарның берсе.
Бу хәлдән соң мәктәп укучыларының ата-аналары аңлатмалар сорап мәктәп җитәкчелегенә һәм шәһәр мэриясенә мөрәҗәгать иткән. Алардан әлегә комментарийлар булмаган.
чыганак: https://kiziltan.ru/articles/obraz/2022-09-02/malay-kyzlar-k-lm-gend-m-kt-pk-kilg-n-2932484