Студентлар нинди ташламаларга өмет итә ала?

-- Лейла

Быел ил күләмендә югары уку йортларына беренче курска миллионнан артык кеше укырга керде. Көллиятләргә – 1,2 миллион чамасы. Студент исемен йөртүчеләр дәүләттән нинди ташламаларга өмет итә ала?

Кемнәргә кагыла? Урта һөнәри һәм югары уку йортларында белем алучыларга ташламалар каралган. Әмма монда да искәрмә бар. Ташламалардан файдалану өчен студент беренче тапкыр уку йортына керергә һәм бары тик дәүләт аккредитациясе узган уку йортында белем алырга тиеш. Ә моны Рособрнадзорның рәсми сайтында ачыкларга мөмкин.

Ташламаны ничек рәсмиләштерергә? Теләсә кайсы ташламаны алганда очрый торган төп баш бәласе – аларның барлыгын ачыклау. ЕГИССО (Единая государственная информационная система социального обеспечения) дигән система аша яшәгән җирлеккә караган ярдәм чаралары турында тулы мәгълүмат алырга мөмкин.

Күпчелек ташламаларны студентка югары уку йортында ук рәсмиләштерергә мөмкинлек бирәләр. Шунда ук кирәкле документлар турында да әйтәләр. Профсоюз, деканат, кафедра – уку йортларындагы әнә шушы бүлекләр эшләвен дә онытмаска кирәк студентка. Матди һәм матди булмаган ярдәм турында шуларда эшләгән кешеләрдән дә күбрәк белүче булмас.

Өстенлекле хокук. Россиядә көллият һәм институтларга кергәндә өстенлекле хокукка ия булучыларның 13 категориясе билгеләнгән. Бу, әйтик, ятимнәр, сәламәтлеге чикле балалар, һәлак булган хәрби хезмәткәрләрнең балалары һәм башкалар. Өстенлекле хокуктан файдалану өчен, теге яки бу категория вәкиле булуны раслаучы документлар кирәк. Билгеле, укырга аның белән генә кереп булмый. Өстенлеккә ия булган абитуриент та имтихан тапшыра.

Укырга керешкәнче үк, студент түбән процент ставкасы белән белем алу өчен кредиттан файдаланырга хокуклы. Бу акчаны урта һәм югары белем алуга тотарга мөмкин. Кредит суммасы уку өчен түләү хакына бәйле. Ставка исә 3 процентны тәшкил итә. Укыганда студент процентларны гына түләргә, ә эшли башлагач, кредитның тулы суммасын ябарга хокуклы.

Төп ташламалар. Көндезге уку бүлегендә укучылар стипендия, армия хезмәтен кичектереп тору, юл хакына ташламага (анысын һәр төбәк үзе билгели) өмет итә ала. Моннан тыш тимер юл билетларын сатып алганда 50 процентлы ташлама, авиамаршрутлар өчен 23 яшькә кадәр гражданнарга субсидияләр барлыгы билгеле.

Читтән торып укучылар исә эш урыны буенча өстәмә түләүле ял алырга хокуклы, алар шулай ук кыска эш атнасына дәгъва итә ала.

Уку йортларында, гадәти стипендиядән тыш, социаль стипендия дә бар. Ятим балалар һәм ата-ана кайгыртуыннан мәхрүм калган балалар, тулы гаиләдән булмаганнар, физик мөмкинлекләре чикле затлар, I һәм II төркем инвалидлар, радиация йогынтысына дучар булучылар һәм башкалар шушы стипендияне алып укырга хокуклы.

Көндезге уку бүлегендә укучы студентларга (әгәр алар теркәлү урыны буенча укымаса) тулай торакта яшәү өчен урын бирелә. Моңа өстәп социаль стипендия алучылар тулай торак өчен айлык түләүдән дә азат ителә. Читтән торып укучылар аттестация вакытында тулай торактагы буш урыннарны били ала.

19 яшьтән башлап студентларга бушлай медицина тикшерүе узу мөмкин. 21 яшьтән исә диспансеризациягә язылырга була. Профилактик чараны өч елга бер тапкыр узу мөһим. Күпчелек медицина хезмәтләре бушлай тәкъдим ителә.

Уку йортының медицина кабинетларында студентлар бушлай прививка ясатырга, психологик ярдәм алырга мөмкин. Профсоюз билетына ия студентларга исә санаторий, профилакторий һәм ял йортларына ташламалы юлламалар да бирәләр.

Укысыннар гына! Эшләүче студентларның шулай ук хокуклары җитәрлек. Алдарак язганча, алар өстәмә ял, кыска эш көне һәм уку урынына кадәр юл хакын компенсацияләүгә өмет итә ала. Өстенлекләр студентның уку төренә дә бәйле.

Әйтик, махсус урта белем бирү учреждениеләренең көндезге уку бүлегендәге студентларга аттестация узу өчен 10 көнлек ял бирелергә тиеш. Йомгаклау аттестациясе өчен исә – 2 ай. Бу очракта хезмәт хакы сакланмый.

Вуз студентлары 15 көн ял алырга хокуклы. Дәүләт имтиханнарын тапшырган чорда исә бер айлык ял алырга мөмкин. Бу очракларда да эштән акча түләнми.

«Ватаным Татарстан»

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий