17 ел гомерен арбада уздырган Айнур Мөхәммәтшин: «Үз тиңемне табып гаилә корасым, балалар үстерәсем килә»

-- Лейла

Җитте өйдә утырырга! Мамадышта яшәүче Айнур Мөхәммәтшин әнә шулай дип кеше арасына чыга. Тумыштан аяклары авыру булган егет 17 яшенә кадәр арбада гына утырып йөри. Ә аннары протез кигәч, култык таягына таяна.

– 7 сыйныфта укыганда, шәһәр көнен бәйрәм итәргә бардык. Мәйданга чыгып бии башладык. Күз алдына китерәсезме: икебез арбада утырган килеш селкенә, икебез үз аякларында бии. Әнә шунда безне күреп калганнар да, эзләп өйгә килделәр. Мәктәпкә укырга чакырдылар. Аңа кадәр белемне өйдә генә алдым, – дип сөйли Айнур. – 3 нче мәктәп директоры Фәнис Мөхәммәтҗановка чиксез рәхмәт. Ул мине үзе килеп чакырды. Үз баласыдай якын итте. Хәтта үз машинасында мәктәпкә алып бара, кире кайтарып куя иде. Әкренләп үзем генә йөрергә  өйрәндем.

2015 елда Айнурның әти-әнисе улларының аякларына протез ясатырга дигән уйга килә. Акчасын да табалар, җитмәгәнен укытучылар җыеп бирә. Инде протез әзер булгач, Айнур куркып кала. Янәсе, коридорда балалар бәрелсә, егылырмын дип уйлый. Укытучылар киңәше белән ул протезларны башта түгәрәкләргә барганда кия башлый, аннары ияләнеп киткәч, салмый да. Остару җитә, республикада узган күп кенә спорт ярышларында катнашып, җиңүләр дә яулый әле ул.

Тормышта ирешкән уңышлары өчен Айнур укытучыларына рәхмәтле. Әгәр алар үзләре өенә килеп укырга чакырмаган булса?! Яшьтәшләре белән аралашу, алардан калышмаска тырышу егеткә канат куя да инде. Әгәр өйдә генә утырган булса, институтка да кермәгән булыр иде.

– Миңа КФУның Алабуга филиалына укырга керергә тәкъдим иттеләр. Шөкер, үзем теләгән технология бүлегенә керә алдым. Тулай торакка әтием урнаштырды. Беренче каттан бүлмә алу бәхетенә ирештек, – дип искә ала Айнур. – Укып бетергәч, районыма кайттым. «Квантум» үзәге ачыласын белгәч, эш сорап шунда килдем. Берсүзсез алдылар. Хәзер биредә «Робототехника», «Модельләштерү», «Яшь электрчы» түгәрәкләрен алып барам. Һәр түгәрәккә 15ләп бала йөри.

Айнур 2018 елда машина йөртү таныклыгы да алган. Хәзер инде «тимер ат»ын икенчегә алыштырырга да өлгергән. Кул белән идарә итә торган машинада җилдерә ул.

– Бу көннәрне күрә алганым өчен  әти-әниемә, дусларыма рәхмәт. Мине беркайчан да, син мондый, син тегенди, дип кыерсытмадылар. Мәктәптә дә начар мөнәсәбәт сизмәдем. Укыганда да дусларым яхшы булды. Әнә шуңа да мин бер дә кимсенмәдем. Көчле рухлы, батыр итеп үстергәннәре өчен әти-әниемә рәхмәт. Алар беркайчан да теләкләремә каршы килмәде. Нәрсә генә эшләсәм дә, син булдырасың, дип тордылар. Аларның ышанычы мине көчле итте, – ди ул. – Физик мөмкинлеге чикләнгән кешеләргә киңәшем шул: бер урында тик утырмагыз. Үзегезгә ниндидер шөгыль табыгыз. Оялып, кимсенеп бушка вакыт уздырмагыз. Күңелдә уйлар, хыяллар булырга тиеш. Алар булса, вакыт та җитмәячәк. Киләчәктә бик зур хыял белән яшим. Үз тиңемне табып гаилә корасым, балалар үстерәсем килә. Бу теләгем дә тормышка ашса, дөньям түгәрәкләнер иде.

Гөлгенә Шигапова, «Ватаным Татарстан»

Бәйле