2 ноябрь Казанның “Пирамида” концертлар залында Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһировның концерты узды. Ул күп кенә сюрпризларга бай булган. Чарадан алган кичерешләре белән журналист Рәфидә Галимҗанова бүлешә.
– Ничә тапкыр кабатласам да аз булыр, әмма бу юлы да әйтми кала алмыйм…
Аның концертыннан да шәбрәкне күргәнем юк әлегә минем. ә бүгенгесе көтелмәгән сюрпризларга бай булуы белән ошады. Шуларның берничәсен санап үтәрмен:
Беренчесен беләсез инде – мобилизацияләнгән Артур Хәсәнов көтелмәгәндә сәхнәгә чыгып тамашачыны шаккаттырды. Чын-чынлап гаҗәпләндерде. Үзем күрдем: ул җырлап бетергәнче гаҗәптән ачылган авызлар ябылмаган иде әле…
Мин Филүснең һәр җырына мөкиббән инде. Әмма бу юлы чит телдә җырлавына сокландым.
Җырчы Илгиз Мөхетдиновның чыгышы. Филүс белән аның тандемы – коймакка сгущенка салып ашаган кебек. ике зәвык бергә кушылган – вәт менә шул!
2 ноябрь Филүснең туган көне дә иде. Шуңа артистлар күп иде – адым саен!
Инде бу сюрпризлардан авызлар ике чакрым ерылып калгач та, кызыклары алда көтелгән булып чыкты. “Мирас” ансамбле егетләре үз көйләренә биеп-биетеп утырган җирләреннән берзаман гитарист егет тә җырлый башлады! – дип бик хисле яза ул.

