«Әй, язмыш, язмыш» тапшыруында Татарстанның атказанган артисты, җырчы Нурзадә үзенең беркем дә белмәгән серен ачты.
«Мин ана булу бәхетеннән мәхрүм калган кешеләрнең берсе. Бүгенге көндә ялгыз булуымның сәбәбе дә шулдыр. Минем бер ир-атны да бәхетсез итәсем килми», — ди җырчы.