Балтач районының Норма авылында яшәүче Әлфинә Маннанова да ирен сагынып көтә. Моңа кадәр ире ышыгында гына яшәгән ханымга башта бик авыр була. Иренә повестка килүгә, икенче көнне үк Казанга алып та китәләр. Гаилә аңышмый да кала.
– Бар да тиз булды. Ирем армиядә хезмәт иткән. Снайпер булган икән. Моңарчы аның хәрби билетын ачып та караганыбыз юк иде. Махсус операциягә машина йөртүче булып китте. Өйдән чыгып китүенә 2 ай инде. 26 сентябрьдә Казанга киткән иде. Аннары 27 октябрь көнне Воронеж өлкәсенә алып киттеләр. Озак та тормаган, сугышка керткәннәр, – дип сөйли Әлфинә. – Без ике малай үстерәбез. Олысы – 3 нче, кечкенәсе 1 нче сыйныфта укый. Алар әтиләрен бик сагына. Кечесе аңлап бетермәсә дә, олысы бөтен яңалыкны белеп тора. Әтисенең рәсемнәрен ясый. Улларым укыган сыйныфтан башка балаларның әтиләрен алмадылар. Безнекеләр шуңа аптырый инде. «Әтиебез көчле булганга, аны сайлаганнар», – ди сабыйларым. Олысы, хәрби операциядән әти ябыгып кайтыр инде, дип көтә. Ул кайткач, бөтен гаилә белән бассейнга йөриячәкбез, дип тә хыяллана. Шул балалар булмаса, нишләр идем икән?
Әлфинә, хәзер инде еламыйм, ди. Иренең әнисе дә, син көчле булганга Аллаһы Тәгалә сынау җибәргән, дип юата икән. Туганнары да ярдәм итеп тора. Әлфинә ире белән бергә эшләгән Рәшит Ильясовка, Норма җирлеге башлыгы Радик Шәрипҗановка, Балтачта яшәүче икетуган Алсу апасына рәхмәтле. Шул Алсу апасы көчле булырга өйрәтә дә икән инде. Карашыннан да аңлый икән. Алсу апасы да Ранилнең орден-медальләр тагып кайтасына ышана.
– Мин бит бер генә түләү дә түләгән кеше түгел. Ипотека кредитын да ирем каплап барды. Квартплата да, башка түләүләр дә ирем өстендә иде. Телефон аша барысын да эшләп торды. Ул киткәч, мин яшәргә өйрәндем, – ди Әлфинә. – Хәрбиләрнең балалары бушлай ашатыла, дисәләр дә, аның артыннан да үземә йөрергә туры килде. Документлар илткәч кенә бушлай ашата башладылар. Әле улларым беренче генә аен бушлай ашый. Ирем тиз киткәч, хәрби комиссариатта күп кенә документ эшләре дә эшләнми калган. Шуларның очына чыгып йөрдек. Әлегә кадәр иремә бер тиен дә акча күчмәде. Ипотекабызга да кредит каникулы бирәбез, дигәннәр иде. Уйлап карагач, аның процентлары күп җыелганын аңладым. Иремнең машинасын сатып, шул акчаны түләдек. Хәзер инде айлык сумманы кечерәйттек. Моңа кадәр акчаны ирем эшләгәч, аны түләү дә җиңел түгел. Әмма бирешергә җыенмыйм. Ничек тә булса, яшәргә кирәк.
Әлфинә ире белән сөйләшкәләп тора икән. Тик сөйләшү кыска була. Ире: «Бездә тәртип», – дип тә әйтә дә, тиз генә телефонны сүндерә икән. Әлфинә әнә шул сүзгә дә риза. Иң мөһиме – Раниле исән! Дөньялар тизрәк тынычланып, бөтен ир-егетләрнең өйләренә кайтуын тели ул.
– Елап утырып эш чыкмый. Башта мин дә еладым. Аннары инде үземне кулга алдым. Ике балам бар бит. Егетләрем үсеп килә! Алар әтиләрен күреп горурланып тора. Әнә бит, безнең әти батыр, көчле, дип әйтәләр. Җиңеп кайтасына да ышаналар, – ди Әлфинә. – Мин дә өметемне өзмим. Күңел көтә. Матур көннәр әле алда күп булыр, дип яшим.
чыганак: https://vatantat.ru/2022/11/97808/