Армиядән кайтуын 20 ел көтәләр

Тимур Коланбаев 2001 елда армиягә китә, аннан Чечняга эләгә…

Әмма ир әлегәчә өенә әйләнеп кайтмаган: ул хезмәтен уңышлы тәмамлаган, әмма туган авылына кайтыр юлда югалган. Тимурның сеңлесе Ләйсән «ГорОбзор»га сөйләгәнчә, аның абыйсы 1981 елда Зилаер районының Кадырша авылында туган, хәзер аңа 41 яшь булырга тиеш. Алты яшендә Тимур гаиләсе белән бергә Хайбулла районына күченә. Ләйсән сүзләренчә, аның абыйсы пөхтә, психик һәм физик яктан сәламәт, көчле була, укуда өлгерә, спортны, гаделлекне ярата, үзен һәм иптәшләрен яклый ала.

Тимурдан тыш, гаиләдә өлкән уллары — 42 яшьлек Илнур, сеңлесе Ләйсән бар. 2000 елда армиягә Илнурны алалар, учебкадан соң ул Чечняга эләгә. 2001 елның ноябрендә армиягә Тимурны алалар: учебканы ул Самарада уза, бу вакытта абыйсы өенә кайта. Укудан соң Тимур Чечняга китә.

«Тимур учебкада булганда, әни аның янына Самарага барып, командирлардан Чечняга җибәрмәүләрен сорады, чөнки өлкән улы да кызыл зонада иде. Нәтиҗәдә, икенче улы да кайнар ноктага эләкте: мин белмим, Тимур үзе сораганмы, юкмы», — дип хатирәләре белән уртаклашкан Ләйсән.

Тимур Чечняда хәрби хезмәт иткән вакытта гаиләсе хатлар ала. 2003 елның ноябрендә Тимур таксига утырып, үзе белән сухпаек һәм юлга акча алып кайтырга чыккан. Әмма кайтып җитмәгән.

Тимурның әти-әнисе Уфада республика хәрби комиссариатына, Дондагы Ростов Прокуратурасына, Дәүләт думасы депутаты Иршат Фәхретдиновка мөрәҗәгать иткән, әмма алар ярдәм итә алмаган. Эзләнүләр белән Чечен Республикасының Шале районының полиция бүлеге шөгыльләнә, әмма хокук саклау органнары хезмәткәрләре дә ир турында мәгълүмат таба алмый — хәрби частьтә бу вакытта Башкортстаннан солдатны белгән берничә кеше калган.

Тимурның армиягә киткәненә 20 ел, ләкин аның гаиләсе аның турында әле дә берни дә белми…

чыганак: https://kiziltan.ru/news/donja/2022-12-19/armiyad-n-kaytuyn-20-el-k-t-l-r-3078701

Бәйле