Техника белгече: «3ле»гә укыган Тәлгать мин, «5ле»гә укысам, министр булыр идем»

Техника ватылса, Тәлгать кирәк! Кукмара районының Камышлы авылында яшәүче Тәлгать Әүхәдиевнең телефоны тынып торганы юк. Алтын  куллы белгечне Кукмарада гына түгел, Балтач, Саба районнарына кадәр чакырталар. Барысына да ничек өлгерә икән?  

Мәктәптә укыганда билгеләре белән мактана алмаса да, эше белән күпләрнең борынына чиртә ул. Кесәсендә дә һәрвакыт акча була. Үзе турында уены-чынын бергә кушып:  «3ле»гә укыган Тәлгать мин, «5ле»гә укысам, министр булыр идем», – дип шаярта. Яхшы белгеч булыр өчен  үзеңә нәрсә кирәген кечкенәдән белергә кирәктер ул. Әнә Тәлгать Әүхәдиев кебек! Аңа техника җене 6–7 яшьтә үк кагылган. Дөресрәге, атчы булып эшләгән  әтисенә ияреп, ындыр табагына төшкәндә. Юк, малайны  ашлык көшелләре дә, андагы эшчеләр дә, техника да кызыктырмаган. Кукмарадан килгән күчмә төзәтү остаханәсендәге абзыйларның тимер-томыр эчендә кайнашуын күзәтергә яраткан ул. Тимер юлда эшләгән әнисе Гөлчирә дә аның өчен үрнәк булган. Электр чыбыкларына якын килергә  курыкмаган, авария була калса, утларны рубильниктан үзе сүндергән. 10 яшьтә инде кечкенә техник ут кертергә өйрәнгән, күршеләренең мотоциклын ремонтлаган. Берзаман физика укытучысы Нәкыйп Хисанов аны Березняк авылына кино күрсәтергә чакыра. Ләкин укытучысына укучысының уңышларын күрергә язмый. Ул үзенең туе көнне буада батып үлә.

16 яшьлек егет Казанда суыткыч төзәтүчегә укый. Казахстанда армиядә хезмәт иткәндә дә белгәненең кирәге чыга. Аннан кайткач, райпо системасында 25 еллап суыткычлар төзәтә. Соңгы 15 елда шундый ук хезмәтне  фельдшер-акушерлык пунктларына күрсәтә. Район хастаханәсендәге 65ләп  медпункт дигән сүз бу. Ярты штатта эшләсә, калган очракта заказлар буенча өйләргә, оешмаларга йөри. Элек кер юу машинасы, телевизор, башка көнкүреш  җиһазларына да икенче сулыш биргән. Берсендә хәтта Удмуртиянең Кизнерь урманнарына ватык пычкы төзәтергә чакырганнар. Андагы сазлыкны да, 30–40 градуслы  эссене дә онытмый ул. Элегрәк күрше районнарга мотоцикл белән барып, атна буе  техника  ремонтлаган. Тик соңгы вакытта суыткычларга  гына заказлар ала.

– Бер суыткычның «йөрәге»н, ягъни компрессорны 2–2,5 сәгать алыштырам. Кайбер белгечләр, бер сәгатьтә дә куеп китәбез, диләр. Алай дөрес булмый. Мин ашыгып эшләмим. Ватык дип чүплеккә чыгарып ыргыттыру ягында да түгел. Яхшы табиб  тешне суыртырга кушмый бит.  Мин дә гаебен табып, хуҗаларына файда китерсен дип тырышам, – ди 41 ел стажлы белгеч.

Хәзер бит белгечләр өйгә  чактырткан өчен дә акча сорый. Бәясе 1 мең сумнан да ким түгел. Тәлгать абыйга да иң элек шул сорауны бирәләр. Андыйларга, теләсәгез, бушлай карыйм, дип әйтә икән. «Гади кешеләр акчаны түләргә тырыша. Киресенчә, байлар акча саный. Чикләүләр кертелгәч, җиһазлар өч мәртәбә кыйммәтләнде бит. 400–500 мең сумлык запчастьлар гына сатып алдым. Күп дигәндә, 3 мең, ким дигәндә, 700–800сум алам», – ди ул, хезмәт күрсәтү турында.

Көндәшлек турында да сораштык. Районда барлыгы шундый 3–4 белгеч бар икән. «Эш барыбызга да җитә, җитешеп булмый», – ди Тәлгать әфәнде. Үзенең кадерле белгеч икәнлеген соңгы елларда гына аңлый башлаган. Бервакытта да игъланнар бирмәгән. Хәзер барысы да аны интернеттан таба. Үзенең генә 15ләп шәкерте бар икән. Алар төрле районнарда хезмәт куя. Белгеч әйтүенчә, кайчак тәҗрибә белән ерак китеп булмый. Ни өчен дигәндә, замана техникасы үзгәреп тора. Хәзер компьютер аша төзәтү гадәткә кереп бара. Бу очракта  аңа шәкертләре булыша.

Без килгәндә, аның  45 чакрымдагы  Татар Толлысы авылына барырга җыенган чагы иде. Аңа кадәр Саба Лесхозында ашханә, кибетләрдәге җиһазларны ремонтлаган икән. Сүзгә хатыны Рәмзия ханым кушылып: «Төнге 12дә кайткан чаклары да була. Бер шалтыратканда, районның – бер, икенчесендә икенче башында ул. Бар җиргә дә өлгерә. Көнгә 200әр чакрым юл  үтә. Җәй көне 2–3 суыткыч ремонтлый,  – ди. – Берсендә  авылыбыз егетен иртүк  сәгать 4тә армиягә озатырга кирәк. Тәлгать безнең гармунчы бит. Үч иткәндәй, Лесхозга эшкә чакырдылар. Иртә белән кайтты да тизрәк озатырга китте».

Күршесе Галия апа да: «Ярый әле, Тәлгать бар», – дип сөенә. Беркөнне төнлә суыткычы эшләми башлаган аның. Заманча техника суыкта эшләми, дип аңлаткан күршесе. Кешегә кайчак шундый бер киңәш тә җитә.

Сорау

Озак хезмәт итсен өчен суыткычны ничек карап-тәрбияләп торырга кирәк?

Чит  ил суыткычлары артында радиатор-конденсатор бар. Елга бер мәртәбә шуның тузанын суыртырга кирәк. Моторы ябык булса,  җилләткечен чистартырга онытмагыз. Шул чакта суыткыч озак хезмәт итәчәк.

чыганак: https://vatantat.ru/2022/12/99650/

Бәйле