“Сәхнәдә елый-елый җырлаган чакларым да булды”

Татарстанның атказанган артисты Гөлшат ИМАМИЕВА сәхнәдә моңлы җырлавы белән генә түгел, үз-үзен тотышы, зәвыклы киемнәре белән дә аерылып тора. Мәдәният министрлыгы оештырган концертларның берсе дә аның катнашыннан башка узмый. Шәһәр кызы Гөлшатта туган телгә мәхәббәтне кем тәрбияләгән? Аның моң чишмәсе кайдан юл алган? Әнә шул хатирәләрен яңарттык.

БЕЗНЕҢ БЕЛЕШМӘ:

Тулы исеме: Гөлшат Минҗан кызы Имамиева
Туган җире: Казан
Туган көне: 4 апрель, 1973 ел
Белеме: Казан музыка училищесы, Казан дәүләт консерваториясе
Гаилә хәле: ире Дамир, улы Әмир, кызы Әминә

“Өйдә гел татарча радио яңгырап торды”
— Әнием — Кама Тамагы районының Каратал авылыннан. Икенче яктан әби белән бабай әти кечкенә чагында Теләче районы Югары Кибәхуҗа авылыннан күченеп килгәннәр. Әти белән әни Казанда танышып, гаилә коралар. Беренче бала булып абыем Азат дөньяга аваз сала. Ике яшендә менингит белән авырып, колаклары ишетми, сөйләшә алмый торган булып кала. Әти-әни ул хәлне бик авыр кичерә. Мин тугач кына борчулары бераз басыла. Без үз йортыбыз белән Савин бистәсендә яшәдек. Гаиләдә гел татарча сөйләштек. Әнием үзешчән сәнгать коллективында җырлады. 49 нчы рус мәктәбендә белем алдым. Татар теле дәресләренә яратып йөрдем.
— Ни өчен сәхнә юлын сайларга булдыгыз?
— Безнең өйдә гел татарча радио яңгырап торды. Кечкенәдән җырчыларга кушылып җырлый идем. Алар миңа илаһи зат кебек тоелды. Шуңа күрә XI сыйныфтан соң музыка училищесына юл тоттым. Әти-әни каршы килмәде, авылга кайткач әби генә: “И, кызым, йөрерсең инде хәзер катумкаңны (биштәр, сумка — ред.) күтәреп…” — дип куйган иде. Аңа каршы: “Курыкма, әби, аннары тагын укыйм әле”, — дип җавап кайтарганым истә. Шулай иттем дә. Училищены тәмамлагач, консерваториядә белем алдым. Шул ук вакытта Татар дәүләт җыр һәм бию ансамблендә эшләдем.

“Үземне пропагандалау турында уйлаган юк”
— Гөлшат, cез 22 ел буе оркестрга, баянга кушылып, үз тавышыгыз белән җырлыйсыз. Никтер cезнең кебек җырчылар күз уңыннан читтә кала. Бу тыйнаклыктанмы, әллә башка сәбәптәнме?
— Безнең буын намуслы хезмәт итәргә өйрәнгән. Шуңа күрә фонограммага җырлауны тамашачыны алдау дип саныйм. Берничә айдан юбилеем якынлашса да, үземне пропагандалау турында уйлаганым юк. Бәлки, бу тыйнаклыктандыр.
— Озак еллар репертуарыгыздан төшмәгән, җырлап туймаган җырларыгыз бармы?
— Әйе, бар. Әйтик, “Былбыл”, “Көтәм сине”, “Кичер мине, әнкәй, гафу ит!” дигән җырларны бик яратып башкарам һәм киләчәктә дә җырлаячакмын.
— Җырның бер канаты — шигырь, икенчесе — моң, диләр. Сезгә кайсы мөһим?
— Минем өчен сүзләре мәгънәле булырга тиеш. Башкача, репертуарга алмыйм.
— Әгәр сәхнәдә җырлаганда, кинәт ут сүнсә, нишлисез?
— Җырлавымны дәвам итәм. Бервакыт концертка Татарстанның беренче Президенты М.Шәймиев килгән иде. Сәхнәгә чыгар алдыннан микрофонны таба алмадым. Шулай да чыгып, оркестрга кушылып җырларга туры килде.
— Күңелсез хәлләрдән соң да сәхнәгә чыккан чакларыгыз бармы?
— Әни арабыздан киткәннән соң, “Кичер мине, әнкәй, гафу ит!” җырын озак кына башкара алмадым. Сәхнәгә чыгып, елый-елый җырлаган чакларым да булды.
— Чит илләрдә дә чыгыш ясыйсыз. Аннан нинди тәэсирләр белән кайтасыз?
— Әйе, без булмаган җир юктыр. Бөтендөнья татар конгрессы белән элемтәдә торабыз, Сабантуйларда күп катнашабыз. Кайсы илдән уңай тәэсирләр белән, кайберсеннән гыйбрәт алып, халкын жәлләп кайтабыз. Читтә яшәүче милләттәшләр белән соңыннан да телефон аша хәл белешеп торабыз.

“Бик тату эшлибез”
— Татар эстрадасының киләчәген ничек күз алдына китерәсез?
— Мәдәният һәм сәнгать институтында 5 ел гына укытсам да, борчылырлык нәрсәләрне күрдем. Татар композиторларын, өлкән буын җырчыларын белмәгән яшьләр югары уку йортына укырга килә.
— Казан шәһәр филармониясендә актерлык осталыгыгызны ачу юнәлешендә дә эшләвегезне ишетеп беләбез.
— Без, җырчылар, бик тату эшлибез. Үзебез сценарий язабыз, үзебез уйныйбыз да. “Әпипә”без Мөселман киносы фестивалендә “Иң яхшы музыкаль фильм” буларак танылды. Күптән түгел Камал театры сәхнәсендә тамашачы безнең “Зәңгәр шәл”не карады. Аны “Казан” бию ансамбленең сәнгать җитәкчесе Чулпан Закирова мюзикл итеп куйды.
— Хатын-кыз эштән тыш, гаилә учагын саклаучы да бит әле. Ирегез Дамир Имамиев — Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле солисты. Аның белән ничек танышуыгызны искә төшерик әле.
— Дамир белән музыка училищесына кергәндә таныштык. IV курста укыганда гаилә кордык. Икебез дә сәхнә кешесе булгач, бер-беребезне аңлап яшибез.
— Балаларыгыз нинди һөнәр сайлады?
— Улыбыз Әмиргә 26 яшь. Ул — Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәре. Кызыбыз Әминә мәктәптән соң дизайнер яисә архитектор булырга хыяллана.
Люция ХӘБИБУЛЛИНА.

чыганак: https://im-tatar.ru/2022/11/1777/

Бәйле