Гидрометеоүзәк мәгълүматларына караганда, һава температурасы төнлә 20 градуска кадәр төшәчәк.
Алдагы көннәрдә аз гына кар-буран күзәтеләчәк. Чәршәмбе – 15 февральдә көндез –4…–9, төнлә –7…–12 градус көтелә. Пәнҗешәмбе – 16 февральдә көндезге сәгатьләрдә термометрның терекөмеш баганасы –2…–7, төнлә –9…–14 градус күрсәтәчәк.
Синоптикларның башлангыч фаразына караганда, җомга һәм шимбә – 17–18 февральдә урыны белән аз гына кар булырга мөмкин. Көндез һава температурасы –5…–10 градус чикләрендә тирбәләчәк. 17 февраль төнендә –9…–14, 18 февраль төнендә 15–20 градуска кадәр суытачак.
чыганак: https://vatantat.ru/2023/02/104873/