Файдалы кәтлит ясау ЫСУЛЫ

-- Лейла

Кирәк: 800 г тавык фаршы, бик зур булмаган 1 баш суган, 1 кишер, 1 ташкабак, 100 г дөге, 1 йомырка, тәменчә тоз, баллы паприка, кипкән сарымсак.

Суганны вак итеп турарга, кишерне уарга һәм икесен бергә йомшарганчы кыздырып алырга. Дөгене катырак калырлык итеп пешерергә. Ташкабакны эре угычтан уып, суын сыгарга. Аннары бөтен ингредиентларны кушып яхшылап болгатырга. Кәтлитләр ясап, 180 градуслы мичкә 25–30 минутка тыгып алырга.

«Ватаным Татарстан»

Бәйле