Актриса Мәдинә Гайнуллина: “Миңа әти җитмәде. Минем өчен ул урланылган вакыт”

-- Лейла

Әлмәт татар дәүләт театрының әйдәп баручы актрисасы, Татарстанның атказанган артисты Мәдинә Гайнуллина “Әй, язмыш, язмыш” тапшыруында кунакта булган. Мәдинә ханым тамашачыларны үзенең балачагы, тормышы, иҗаты белән таныштырды. Иң авыры – әтине югалту булды, дип искә алды ул тапшыру барышында.

“Минем үкенеч – 18 яшькә кадәр үземнең әтине күрүдән мәхрүм булып яшәү һәм ата назын, бер-беребезнең кадерне белә башлагач кына ул бу дөньядан китеп барды. Бик аз булды ул миңа, әти җитмәде. Кешегә бирелгән вакытны урларга ярамый. Минем ул урланылган вакыт”, – дип сөйләде актриса.

ТНВ

Бәйле