РФ пенсия һәм социаль иминият фондының Татарстан бүлеге җитәкчесе Эдуард Вафин Татарстанда кем 400 000 сум күләмендә пенсия алганын сөйләде.
Вафин сүзләренчә, республикада мондый пенсияне сынаучы-очучылар ала, әмма алар Татарстанда бик аз, дип хәбәр итә «Татарстан-24» басмасы.
Исегезгә төшерәбез, 2022 ел ахырында Татарстанда пенсиянең уртача күләме 19 401 сум тәшкил итте.