Ялгышмы, язмышмы? (Хикәя)

Елый-елый күзләре кызарган Рушания кулындагы кызының фотосурәтенә карап уйга калган. 

– Кая ялгыштык? Нинди гөнаһларыбыз өчен соң, балам? Сөеп, иркәләп кенә үстергән идек бит, – дип кул аркасы белән күз яшьләрен сөртте.
Сурәттән томырылып карап торган кызчык аны яшьлегенә, яңа гына әни булган мизгелләргә кайтарды.

…Барлык авыртуларын онытып, ул баласын имезеп утыра. Кулындагы нәни төргәктән хуш ис килә. Нинди бәләкәй генә үзе, ә шул биләүдә тормыш яме, яшәү мәгънәсе. Нәни кызчыгын кулларына алып беренче тапкыр биләгәне, ачыгып елаганда имезүләре – иң кадерле, татлы мизгелләр.

– Әй, бала, бала! Юкка гына «тездә чакта сөйдерә, тездән төшкәч, көйдерә» димәгәннәрдер шул. Көйдерер вакытларыгыз җиттемени инде? – дип вакыт-вакыт сулкылдап үз-үзе белән сөйләшүе ишетелә.

Юк, ул күңеленә, җанына урын таба алмый, ире Ранисның күзенә ничек карарга?! «Ни өчен вакытында яхшы тәрбия бирмәдең? Син ана кеше бит», – диячәк. Әйе, ул хаклы. Тик ул тырышты бит. Кызы Гөлфинә белән серләре булмады, барысын да уртага салып сөйләшәләр иде.

Рушаниянең йөрәге чеметеп-чеметеп ала. 

…Гөлфинә укыган чакта ук чая кыз булды. Чибәрлеге белән дә масаймады. Үзенә кушылганны төгәл итеп үтәде. Ни генә булса да, игътибар үзәгендә булырга яратты. Кичәләрдә егетләр белән танышты, күңел ачты, тик шулай да беркайчан да чикне узмады. Көлде-шаярды, әмма үзен саклады…

– Әни, чыгар инде. Мин бит аны яратам. – Ишек каккан тавыш Рушанияне сискәндереп җибәрде.
– Юк! Син үз фикереңнән кайтырга тиеш. Нәсел-ыруда булмаганны…  Мине, әтиеңне кызган! – диеп ялваруга күчте ана.
– Без бит бер-беребезне яратабыз, әни.
– Бөтен кеше алдында оятлы итәсең бит, балам.
– Мин Диманы яратам. Ул да мине ярата, – дип һаман киреләнде Гөлфинә. – Мин Алмаз белән очрашканда, син бит аны ошатмадың. Имеш, аның әтисе гади эшче, әнисе хуҗабикә генә. Әни, син аны миңа тиң түгел, дидең. Ә Диманың әнисе баш икътисадчы, әтисе зур урында түрә. Алар бай.

Бу сүзләрдән Рушания дерт итеп китте. Ул бит кызының бәхетенә үзе каршы төшүче, димәк. Үзе гаепле?!
Ә бит ул бары кызының җитеш тормышта, михнәтсез генә яшәвен теләгән иде. Менә ничек килеп чыга икән… Хатын үз уйларында үзе чуаланды, чыгар, сүтәр җирен тапмады.

…Гөлфинә Алмаз белән туганнарына авылга кайткач очраштылар. Егет биш яшькә олырак булса да, Гөлфинәне якын итте.

Ачык йөзле, кем генә булса да, җиңел аралашучан Гөлфинә егетне үтә күренмәс җепләр белән күңеленә бәйләп куйды. Озын буйлы, киң җилкәле, яңа гына армиядән хезмәт итеп кайткан егет шаян кызга гашыйк булды.

Җәйләрен төнге күктән йолдыз чүпләп, сандугач җырларын ак карларга эзләр салдылар. Бер-берсен яраткан пар үзләренә бәхетле киләчәк юрады.
Гөлфинәнең әнисе урынбасар урындыгында утырса, әтисе дә җитәкче урында эшләде. Кызның бернинди кыенлыклар кичермичә яшәве әти-әнисен шатландырды. Алар бердәнберләре өчен тырышты. 

Алмазның якыннарына килгәндә, ул гаиләдә беренче бала булса да, алар әти-әниләренә өчәү иделәр. Әтиләре – гади эшче-машина йөртүче, ә әниләре хуҗалык эшләрен эшләп, өйдә хуҗабикә иде. Ничек кенә булмасын, алар  тырыш, эшчән, үз көннәрен үзләре күрүче гаилә. Руфат белән Мөнирә бер-берсе өчен җан атып, балаларының бәхете өчен яшәүчеләр. Балаларын да кешенекенә кызыкмаска, хәләл көч белән яшәргә өйрәттеләр.

Алмаз белән Гөлфинәнең очрашуын белгәч, Мөнирә:
– И, улым, сине санлап, тиң күреп яши торган булса ярый инде, – дип борчылуын белдерде.
– Әни, борчылма, без бит бер-беребезне яратабыз.
– Шулай да бит. Тик мәхәббәт белән генә булмый, балам. Тормыш булгач, төрлесе була, агы да, карасы да, дигәндәй.
– Яратмыйча да яшәп булмыйдыр ул, әни – диеп үз фикерен белдерде Алмаз.

Һәрбер ана үз баласына бәхет кенә тели. Ә кайчакта, балаларының хисләре белән санлашмыйча, артыгын кыланып ташлау да мөмкин… Рушания урамнан үтеп баручы парларга карады. Анда Марат белән Сәрия бала арбасы төртеп баралар иде. Нинди бәхетлеләр! Ә бит Рушаниягә үпкәләре булса да, ачу сакламады Сәрия. Аның сүзләренә генә карап, тормышын бозмады. Бүген дә күрешкәндә, исәнләшеп йөри. 

Кирәксә-кирәкмәсә дә, киңәшләрен бирергә яратуы белән Рушания кешеләргә авырлык китерүен белми иде. Ул үзе дә сизмәстән, яхшылык телим дип, нәкъ киресен эшли. Сәрия белән Маратның очрашып йөрүләрен белгәч, сөенгән кебек булды. Күрше кызы Сәрияне уңай яктан белгәнгә, ул аны үз кызыдай якын күрә. Сәрия белән Гөлфинәнең яшь арасы зур булса да, кызлар апа-сеңел кебек аралашалар. Сәрияләргә кыз сорарга килгәннәрен күргәч, Рушаниянең күңел төпкелендә көнчелек уты кабынды. Маратның итагатьле, тәрбияле егет булуы ошаса да, дини булуы шик тудыра.

Беркөнне җаен туры китереп, Сәрия янына керде. Кызның никах мәҗлесе, туй көннәре, сөенече белән күрше апасын шатландырырга теләп сөйләштеләр. Шулчак

Рушания:

– Сәрия, Марат бик дини түгелме соң? – дип сорап куйды.  
– Әйе, Рушания апа. Миңа да әбием догалар өйрәтте ич, намазны да беләм. –Ул мине куркытмый. 
– Өйләнгәч, яулык ябарга кушса? 
– Бәйләрмен. Яулык безнең бәхеткә комачауламас әле. Дин начарлык яклы түгел бит, Рушания апа. 
– Хәзер бит әллә ниндиләре бар, сектада гына түгелме икән?
– И, күрше, ни сөйлисең инде, – дип сүзгә кушылды Сәриянең әнисе Сәкинә.
– Белеп тору кирәк, күршем. Өйләнгәч, икенче хатын алса? Сәриягә ни кала?
– И, Рушания апа, – диде күзләре яшьләнгән Сәрия. – Ни сөйлисең? Бу мөмкин түгел. Синең дә кызың бар, аны кайгырт. 

Сәрия битен каплап, йөгереп чыгып китте. Бакча почмагында озак елады кыз. Рушаниянең сүзләре саф күңелне нык рәнҗетте. Бер-берсен яраткан парлар өчен бер сынау иде бу. Инде нишләргә? Әнисе аның сүзләренә ышанса, Маратны битәрләсә? Әмма Сәкинә кызына ышана. Аның Сәриясе ялгышмас. Иншаллаһ, сабыр булырга кирәк. Яшьләр гөрләтеп туй иттеләр. Туйдан соң Сәрия яулык ябынды, ир хатыны булып матур гына яшәп киттеләр. Бер елдан бәбиләре туды.

Мөселман гаиләсе булып тату гомер кичерәләр.

– Әни, әни дим, чыгар, – Гөлфинә бүлмә ишеген кагып, чыгаруларын сорый.

Ә бит аның Гөлфинәсе дә Алмаз белән булса, бүгенге хәлгә калмаслар иде. Үзе гаепле шул. Тамчы тама-тама, боз тишә дигәндәй, очрашуларына өч ел булганда, Алмаз белән Гөлфинә аерылышты. Сәбәбе – Алмаз Рушания кызына тиң түгел. Гади шофер малае аңа нинди бәхет бирсен?! Аның машинасы да, йорты да юк. Кайчан була әле ул? Рушаниянең кызы бары бай, үзен бәхетле итәрлек кешегә генә кияүгә чыгарга тиеш.

Ә бит тормыш без уйлаганча гына бармый. Аерылышуны егет тә, кыз да авыр кичерде. Әмма вакыт дигән галиҗәнап барлык яраларны да дәвалый. Бирешмәскә теләгән яралар дан да кан саркымый. Яра эзләре генә сулкылдый.

Алмаз Гөлфинәсез тормышын Себер якларында башлап җибәрде. Йөрәк ярасын боздай катырып куярга теләде. Тик табигать адәм балаларын парлы итеп яраткан. Кеше тормышында кемдер килә, кемдер китә. Ә тормыш дәвам итә. Авылга ялга кайткач, яшьли әнисез калып, әтисе белән үскән Фәнияне үзенә пар итте егет. Туйдан соң Себергә юл алдылар. Яңа тормыш өч бүлмәле яңа фатирда башланды. Барлык уңайлыклары бар, машина да алдылар.  Терсәк якын да бит, тешләп булмый. Хәзер уфтанудан ни файда. Рушаниянең яшьле күзләрендә үкенеч чагыла.

Бердәнбер кызы Гөлфинәсе урыс егетенә кияүгә чыгарга тора. Димәк, кызы «изгеләр» белән бизәлгән йортка килен була. Никахлап бирергә дип үстергән балаңны чиркәүгә илтергәме? Әллә түреңдә муенына тәре аскан киявеңә никах укытыргамы? Ә бала? Онык туса, нишләргә? Исем кушаргамы, әллә изге суда коендырыргамы? Аның Гөлфинәсе күз карасы Гуляга әйләнерме?  Сораулар күп – җавап юк. 

Рушания әкрен генә урыныннан торды да кызын япкан бүлмә ишегенең биген ачты.

– Җаны теләгән, җылан ите ашаган, – дип кенә әйтә алды ана. Күзләрен урыс мәхәббәте томалаган кызны инде ананың илереп елавы гына куркыта да, кызгандыра да алмый. Күкрәк сөтен имезгәндә тәүфыйкълы, иманлы бул балам, дияр урынга, бәхетле, бай бул дип теләү фаҗигаседер, бәлки? Рушаниянең уйларын бары бер сорау бораулый: 

– Ялгышыммы, әллә соң бу язмышмы?!

чыганак: http://idel-tat.ru/news/literatura-tt/yalgyshmy-yazmyshmy

Бәйле