Җырчы Чәчкә икенче тапкыр әни булды. Тормыш иптәше Ирек белән аларның кызлары 15 мартта туды.
Чәчкә бәби тапкан көнен видеога төшергән булган, ул онытылмаслык кадрларын үзенең күпсанлы язылучыларына да күрсәтте. Җырчы операциянең уңышлы үтүе, тик сабыйның гына әлегә реанимациядә булуы хакында сөйләгән.
– Белсәгез иде… Утларда яндым ул көнне. Яшьләрем тыгылып, ага алмадылар. Ләкин мин беләм, минем кызым – көрәшче. Син булдырасың! Без барысын да җиңеп чыгачакбыз! Барысы да әйбәт булачак! Иншәаллаһ, – дип язган Чәчкә.
Җырчының икенче кызы ниһаять үзе сулый башлаган.
– “Бала үзе сулый башлады,”- дигәч, шул вакытта миннән дә бәхетлерәк кеше булмагандыр.
Әлхәмдулиллләһ, хәлләр алга таба!
Өстәмә тикшерү узар өчен безне кызым белән ДРКБга күчерәләр. Иншаллаһ, барысы да әйбәт булыр! Аллаһның рәхмәте, табибларның тырышлыгы, сезнең көчле теләктәшлегегез белән, дус-туганнарым, кадерле язылучыларым, рәхмәт! – дип өсти Чәчкә.