Җырчы Иркәнең ире Артур махсус хәрби операциядән кайтуын язган идек.
“Ниһаять, бу көн килеп җитте. Ул кайтты! Мин бу көнне ярты ел тилмереп көттем. Иң зур бәхет менә шул инде”, – дип язды Иркә ул көннәрдә..
Артур 2 атна ялын гаиләсе белән үткәрәчәк.
«Мине шундый образда күрәсе килеп, үзе күлмәк сайлады», – дип язган җырчы һәм бергә төшкән яңа фотоларын куйган.
«Шәп сез, сүз дә юк», «Матур пар», «Күз тимәсен», «Вау», “Бәхетле пар”, – дип сокланган җырчының дуслары.
Бәхетегез озын гомерле булсын инде!

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2023-04-05/ze-saylady-3204962
–
–