Бу хакта ул «Болгар» радиосында сөйләгән.
«Корсетлы күлмәк миндә, җырлап ятам. Корсет та, итәк кенә инде, корсет эчендә берни юк. Аның өстә эләктереп куя торган төймәсе булырга тиеш иде. Ни сәбәпледер шул төймә эләктерелмәгән бит. Җырлап бетереп, «рәхмәт сезгә» дип баш июем булды, замок аерылып китте. Әле ярый кулымны күкрәгемә куеп баш игән идем. Төшеп барган корсетны кулым белән тотып калдым. Моны музыкантларым күреп алып, алга чыгып тезелешеп бастылар да, мине каплап куйдылар. Мин әкрен генә артка киттем, халык сизмичә дә калды», – дип сөйләгән ул.
чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kyzyk-news/2023-04-18/ils-ya-s-hn-d-ad-m-k-lkesen-kala-yazgan-3224101