«Солдат күле» янында — ярымшәрә Данир Сабиров!

Билгеле көлке остасы Уфа уртасында күлмәген салган, узып баручыларга сораулар бирә… Ни булган?

Бу көннәрдә артист Башкортстанда концертлар бирә. Аларны оештыручылар Данирны «Башкирская домохозяйка» блогын алып баручы Миләүшә белән күрергә теләгән, ул артистның бер көнен социаль челтәрдә күрсәткән.

Блогерның «Йолдыз белән бер көн» тапшыруында Әнвәр Нургалиев, Рамил Шәрәпов та төшкән иде. Аның сүзләренчә, халык әлеге рубрикада Илсөя Бәдретдинова белән Фирдүс Тямаевны күрергә тели. Әмма бу артистлар Миләүшә камерасына эләгүдән баш тарткан. Ә менә Данир эләккән!

Ул Уфа уртасында Миләүшәгә массаж ясый. Моның өчен, нишләптер, күлмәген салган.

«Ничек шәп. Мин хәзер Миләүшәгә (Данирның хатыны) синең белән ничек икәнен аңлыйм», – дип, массажга бәя бирә блогер. Шунда узып баручы бер абый янына килеп: «Фотога төшегез. Данир Сабиров. Шәрә Данир Сабиров белән әле кайда фотога төшәрсез? Әйдәгез. Эксклюзив бу», – ди.

Данир Сабиров: Оятка калдырасың. Без вообще спорт дип чыккан идек.

Урамда очраган абзый: Сезнең гастрольләр барамы әле? Башландымы?

Данир Сабиров: Башланырга тора, бүген – Чакмагышта. Уфада була.

Урамда очраган абзый: Сезне күрергә шатбыз. Концертларыгызга даими барабыз. Ришат Төхвәтуллинга да, сезгә дә.

Миләүшә үз янына Ришатны чакырса, нинди мәрәкә чыгар иде икән? Халык бит аны Данир Сабиров белән бер баскычка куйган әнә…

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/obchestvo/2023-04-18/soldat-k-le-yanynda-yarymsh-r-danir-sabirov-3224383

Бәйле