«Ул үз-үзен генә ярата», — дигән фикердә аның элек йөргән кызларының берсе.
Казанда узган бер концертта җырчы Алия Карачурина Ришатның элек йөргән кызы Гөлназ Асаева белән очрашкан. Телеграм-каналлар: «Ришат Төхвәтуллинның элек йөргән кызы хәзергесе белән очрашкан», — дип язып чыгарган.
Гөлназ Асаева үз вакытында Ришат белән йөреп алуы хакында сөйләгән иде. «Ришат белән яхшы мөнәсәбәттә без. Мин үземне ярата торган, минем өчен яши, яна торган, мине хөрмәт итә торган иргә кияүгә чыктым. Ә Ришат ул тулаем үзен яратучы ир-ат. Миңа кала, безнең бер нәрсә дә килеп чыкмас иде. Ул — җаны-тәне белән артист. Шуңа үзенә аеруча зур игътибар бирә», – дигән Асаева.
«Шунысы мактауга лаек, Гөлназ Ришат белән генә түгел, инде ничә еллар буе Ришатны яратып йөргән Алия белән дә дустанә мөнәсәбәтләрдә калган. Ике җырчы бик мөлаем елмаеп фотога төшкән, гайбәтләрдән куркып тормыйча, аны виртуаль дусларына да күрсәткәннәр»
чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2023-04-24/rishat-kemne-yarata-3231151