Илсөя Бәдретдинова Рөстәм Нәбиевка: «Амбал улыма сине үрнәк итеп куям!» [видео]

-- Лейла

Башкортстан блогеры Рөстәм Нәбиев туган көнен билгеләп үтте. Сюрприз ясап, бәйрәмгә Татарстанның атказанган артисты Илсөя Бәдретдинова да килгән.

– Килмичә кала алмадым! Сине бик яратабыз, хөрмәт итәбез! Сокланам, таныш булуым белән горурланам! Мин шалтыратканда телефоныңны алуың белән дә, синең белән язышып утырган вакытларыбыз белән дә горурланам.

Безнең гаиләдә син бик «важный» кеше! 20 яшьлек амбал малаем бар минем, менә аның ниндидер кыенлыклар килеп чыга икән, мин аңа синең аккаунтны күрсәтәм. Синең бирешергә хакың юк дим!

Янәшәңдә тормыш чәчкәң, кызларың бар! Бергә картаегыз! Бик бәхетле әби белән бабай булыгыз, — дип тели Нәбиевларның гаилә дуслары җырчы Илсөя апабыз.

Бәйле