Татарстанның бер районында махсус операциядәге хәрбиләргә 80 килограмм чәкчәк пешергәннәр

-- Лейла

Мамадыш районы Кече Сөн авылынды яшәүче остабикәләр Украинадагы хәрби операциядәге егетләребезгә өй ризыкларының тәмен искә төшерергә булган. Милләтебезнең тел йотарлык ризыгын — 80 килограмм чәкчәк пешергәннәр. Бу хакта районның «Нократ» басмасы яза.

Апалар бу зур эшне авылның мәктәбендә җыелышып башкаралар. Барлыгы 30 хуҗабикә килә. Биредә барысы да зур цехтагы кебек көйгә салынган: кемдер камыр баса, берәүләр аны озынчалап кисә, башкалар чәкчәкне җыя һәм контейнерларга тутыра. Нәтиҗәдә 200 данә чәкчәк тупланган.

Ризык бу арада җибәреләчәк гуманитар ярдәм машинасы белән Украинага китәчәк.

ТНВ

Бәйле