Помидорны тәмле итеп маринадлау өчен серле ингридиент билгеле

-- Лейла

Тиздән хуҗабикәләр бакчаларыннан беренче уңышларын җыя башлаячак. Кемдер үзе үстергән тәм-томнан хәзердән үк авыз итә. Помидорларны теплицада утыртучылар алдында “бу уңыш белән нишләргә?” дигән сорау туачак.

Җавапны Яшел Үзәннең район басмасында эшләүчеләр белә. Алар “алтын алма”ны маринадлау өчен үзенчәлекле ингридиент – кишер яфрагы куллана торган хуҗабикә рецептын язып алганнар.

Стерильләштерелгән банкаларның төбенә мул итеп яхшылап юылган кишер яфрагы, 1л банкага 1 тырнак сарымсак салабыз. Помидорларны тутырабыз да, кайнар су коеп, 15 минут тотабыз. Шул арада тозлык әзерлибез.

1л суга 1 аш ашыгы тоз, 5 аш кашыгы шикәр комы, 70г 9 процентлы уксус салабыз.

Банкалардагы суны түгеп, кайнап чыккан тозлыкны помидорлар өстенә салып, тимер капкач белән каплыйбыз. Җылы әйбер белән төреп куябыз. «Эше дә ансат, тәмгә дә бик тәмле!», – дип ачкан үз серләрен Яшел Үзән остабикәсе.

ТНВ

Бәйле