«WhatsApp»ны ябачаклар, диләр…

Шушы көннәрдә Интернет челтәрендә шундый имеш-мимешләр йөри башлады. Бу хәбәр дөресме?

Россиядә «Whatsapp»ны ябачаклармы? Бу сорауга Русия Федерациясенең Санлы үсеш, элемтә һәм киңкүләм коммуникацияләр министры Максут Шадаев Петербург халыкара икътисади форумы барышында җавап бирде.

«Әлегә бу хакта сүз бармый», — диде ул.

Дәүләт компанияләренең һәм хакимият органнары вәкилләренең бу мессенджердан китүен чиновник әлеге өлкәдә көндәшлек белән аңлата. Ул билгеләп үткәнчә, кулланучыларның шактый зур өлеше «Telegram»ны сайлаган, ул хәзерге вакытта көндәшлеккә сәләтле.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/obchestvo/2023-06-20/rusiyad-whatsapp-ny-yabachaklar-dil-r-3307132

Бәйле