Җырчы Мурат Гайсин социаль челтәрдә үзенең гаилә хәле турында хәбәр итте.
Ул «Аерылган, ирекле…» – дип язган һәм видео урнаштырган. Анда «ирекле» ир янына чәчәкләр тотып кызлар йөгереп килгәнен күрергә була.
Җырчының әлеге адымын хупламаучылар, гаиләсен сакларга тырышырга киңәш итүчеләр дә булган. Ул: «Күңелемне таптадылар…» дигән һәм барысын да гафу итүен әйткән. Аңа кайгырмаска, яхшыга өметләнергә киңәш иткән язылучылары.
чыганак: https://vatantat.ru/2023/06/116226/