Tele2 мобиль операторы үз клиентларын тариф бәяләрен арттырудан саклаячак. Яңа абонентларга һәм «Минем Tele2», Black һәм Premium ачык тариф линияләренә күчкәннәргә оператор 2024 ел ахырына кадәр бәяне «туңдыра», ягъни сез бернинди дә артык акча түләмиячәксез. Мондый тәкъдимнәр мобиль элемтә базарында, гомумән, юк.
Дөньядагы даими үзгәрешләр күп процессларның үзгәрүенә һәм яңартуына тәэсир итә. Турбулент вакытларда кешеләргә аеруча терәк нокталарын табарга һәм тотрыклылык тоярга кирәк. Мондый борчылуларның төп сәбәпләренең берсе – шәхси финанс хәле. НАФИ аналитик үзәге тикшеренүләренә караганда, 2023 елда россиялеләрнең куркулары итеп, инфляция һәм бәяләр үсеше аталган, сораштыруда катнашучыларның 29%ы шулай дип җавап кайтарган. Респондентларның 27%ы исә куркуларыннан керем дәрәҗәсе кимүен атаганнар. Кулланучыларның дулкынлануын билгеләп, Tele2 үз абонентларына элемтә чыгымнарын 2024 ел ахырына кадәр планлаштырырга мөмкинлек бирә.
Оператор клиентлар өчен 1,5 елга кадәр тариф өчен бер бәядә кала торган абонентлык түләүен саклый. «Минем Tele2», Black һәм Premium ачык линейкаларында тариф планнарына тоташтырылган Tele2 кулланучылары 2024 елның 31 декабренә кадәр тариф бәясе үзгәрәчәгенә борчылмаска мөмкин. Бәяләрне «туңдыру», ягъни шул бәядә калдыру, шулай ук күрсәтелгән линейкаларның тарифларының берсен сайлаган яңа клиентлар өчен дә гамәлдә булачак. Әлеге шартлар өстәмә түләү белән алынган тариф хезмәтләренә, шулай ук шәхси ташламаларга кагылмый.